Трамп тарифлары нәтиҗәсендә асты-өскә килгән фонд базары сишәмбе иртәсендә тынычланырга һәм шоктан арынырга җыена. Азия биржалары күтәрелеш белән ачылды. Дүшәмбе көнне социаль челтәрләрдә Аарон Рупар исемле бер кеше, АКШ Кытайдан башка барлык илләргә дә пошлиналарны 90 көнгә туктатып тора, дигән хәбәр таратты. Фонд базары яшен тизлегендә үсә башлады. Әмма Ак йортның пресс-секретаре Кэролайн Ливитт бу хәбәрне рәсми рәвештә кире какты, «фейк» дип атады. Фонд базары яңадан мәтәлчек атты.
Менә шул кыска арада кемнәрдер миллиардлаган доллар акча эшләп калды да инде. Трамп һәм аның командасы бер илгә дә тарифларны киметергә җыенмауларын тәкрарлый: безне еллар буе таладылар, хәзер шул таланганнарны кайтарып бирсеннәр, дигән фикерне үстерәләр. Кытай белән, мәсәлән, сәүдә дефициты 1 триллион доллар дигән сан атала. Чынлыкта, үткән ел ике ил арасында товар әйләнеше нибары 688,28 миллиард доллар гына булды. Кытай экспорты өстенлек итә, билгеле, әмма берничек тә триллион долларлык дефицит-профицит турында сүз алып барырлык түгел. Бер реаль сан бар: АКШ быелның июнь аена 9,2 триллион долларлык бурычын түләргә тиеш. 2024 елда АКШның дәүләт бюджеты 1,6 триллион долларга тиң иде. Американнар бөтен бюджетларын бурыч түләргә тотсалар да, бик аз өлешен генә каплый алалар. Әҗәтне түләми булмый ләкин. Тариф сугышлары шуның өчен оештырылды да инде: инвесторлар биржа акцияләрен ташлап, АКШ облигацияләрен сатып алуга күчсеннәр, дигән максат куелды. Иске бурычларны яңа облигацияләр сатып түлисең ягъни. Бу әҗәтне реструктурлаштыру дип атала. Трамп Федераль резерв системасына ставканы төшерергә әмер бирә. Әлегә нефть һәм газ бәясеннән башка берни дә төшмәде.
JPMorgan президенты Джейми Даймон, яңа пошлиналар инфляцияне үстерер, дигән фикер әйтә. ФРС рәисе Джером Пауэлл да шул фикерне куәтли, икътисадый үсеш темпы да кимер дип фаразлый. Икътисадчы Тимоти Эш, эшсезлек һәм бөлгенлек артыр, Трамп я Иранга, я Гренландиягә каршы сугыш башлап, игътибарны читкә юнәлтер, ди. Ак йорт лидеры исә Иран белән турыдан-туры югары дәрәҗәдә дип әйтерлек сөйләшүләр башларга әзерләнүләрен әйтә. Тәһран аның сүзләрен расламый, сөйләшүләр, чынлап та, әзерләнә, ләкин арадашчылар аша гына. Вашингтонның Иранга сугыш башлавы икеле, ә Йәмәнгә коры җир һөҗүме әзерләнә. Гарәп илләре коалициясенә аркаланып, Хөдәйдә портын алмакчылар. Хөситләр өчен бу – стратегик порт. Йәмәндә һәркем корал йөртә, шуңа күрә Трамп авантюрасы зур югалтуларга китерер. Масштаблы бомбага тотулар тыныч халыкны үтерүдән башка бернинди дә нәтиҗә бирмәде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез