Вәгъдә биреп тә, Трамп туктата алмаган сугышларның берсе – Газзәдәге канкоеш. Нетаньяху кабинеты анда эшләргә мөмкин булган барлык вәхшилекләрне дә эшли: тыныч халыкны, аеруча балаларны ачлык белән газаплый, хастаханәләрне утка тота, журналистларны үтерә… Соңгысы Газзә турындагы хакыйкатьне яшерү максатыннан эшләнә.
Сиончыларның яңа эшләнгән җинаяте – Наср хастаханәсен утка тотып, 20 кешене үтерүе – халыкара җәнҗал объектына әйләнде. Үтерелүчеләр арасында табиблар һәм 4 журналист та бар. Бөекбританиянең чит илләр эшләре министры Дэвид Лэмми дүшәмбе көнне Израильнең Хан-Юныстагы «Наср» хастаханәсенә ясалган һөҗүмнәреннән «тетрәнү»ен белдерде. Халыкара яңалыклар тасмасыннан без «Франция Президенты Эммануэль Макрон Газзәдәге хастаханәгә ясалган, тыныч халык һәм журналистлар һәлак булган Израиль һөҗүмнәрен «кабул итеп булмый торган» дип атады һәм Тель-Авивны халыкара канунга буйсынырга чакырды. Катар әмире белән сөйләшүдән соң ясаган белдерүендә Макрон тыныч гражданнар һәм журналистларның якланырга тиешлеген, ә матбугатның конфликтны иркен яктырту мөмкинлегенә ия булырга тиешлеген ассызыклады», – дигән юлларны укый алабыз. Трамп ул җинаять турында ишетмәгән булган, журналистлар әйткәч, канәгатьсезлек белдерде. Israelinfo порталы: «АКШ Президенты Дональд Трамп Израильнең «Наср» хастаханәсенә ясаган һөҗүмнәрен гаепләмәде», – дип яза.
Көнбатыш лидерлары барысы да сиончыларның җинаятьләрен гаепли, билгеле. Әмма алар юл куймаса, андый золым була алмас иде. Халыкара җәмәгатьчелек басымы Нетаньяхуны да белдерү ясарга мәҗбүр итте. Ул: «Израиль бүген Газзәдагы «Наср» хастаханәсендә килеп чыккан фаҗигале хата өчен тирән үкенеч белдерә. Израиль журналистларның, медицина хезмәткәрләренең һәм барлык тыныч гражданнарның хезмәтен бәяли. Хәрби көчләр җентекле тикшерү алып бара. Без ХАМАС террористлары белән сугышабыз. Безнең гадел максатларыбыз – ХАМАСны тар-мар итү һәм тотыкларны өйләренә кайтару», – дигән пост язып элде. Моның ялган үкенеч икәнен аңлау өчен, Израиль бу сугышта максатчан үтергән журналистлар санының моңарчы булган барлык сугышларда үтерелгән каләм әһелләре санын күптән узып китүен искә төшерү дә җитә. Табибларга төзәп ату да – сиончылар традициясе.
Трамп, оваль кабинеттан торып, Газзәдәгы вәхшәтнең ике-өч атнада туктатылачагын әйтә. Трамп вәгъдәсенең чүпкә дә тормавын аңлыйбыз инде. «Төгәл әйтү кыен, чөнки алар мең ел буе сугышалар инде», – дигән сүзләрен тагын ничек бәялисең? Сугышны туктату өчен күп кирәкми. АКШның Израиль террорчыларына хәрби һәм икътисадый ярдәмне туктатуы да җитә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез