Газетага язылу

Трамп йокласа, нефтькә бәя төшә

Дөнья сәясәте һәм икътисадында хәлләр Иран конфликты тәэсирендә формалашуын дәвам итә. Трампның килде-китте белдерүләре кара алтын бәясен бер төшерә, бер күтәрә. Күбрәк күтәрә, билгеле, чөнки АКШ лидеры теле ни сөйләгәнен колагы ишетмәгән кебек кылана.

 

Үткән атнада Ак Йорт Конгресска Иран сугышы төгәлләнде дигән хәбәр юллаган иде, баррель түбәнгә юл тотты. Әмма Трамп социаль челтәрләрдәге белдерүләре белән арзанлы нефтькә өметләрне бикли дә куя. Словакия премьеры Фицо бу уңайдан: «Без нефть бәяләре басымы астында яшибез – алар Дональд Трампның ничек йоклавына бәйле. Ул яхшы йокласа – бәяләр төшә. Ә ул йокламыйча, нинди дә булса белдерүләр ясаса, нефть автомат рәвештә кыйммәтләнә», – дигән белдерү ясады. Трамп «афоризм»нарын аның психик тайпылышларына бәйләргә ярамый ләкин. Аның кара алтын бәясен ат уйнаткан кебек уйнатуын гаиләсе баю өчен файдалана. Иртәгә биржада ниләр буласын алдан белеп тору сәбәпле, алар фьючерсларны я саталар, я алалар. Зур акча шулай эшләнә.

 

Глобаль икътисад бик оттыра бу вазгыятьтә. Күп кенә илләрдә инде ачлык бусагадан үтеп керде. БМОның гуманитар мәсьәләләр буенча Генераль секретарь урынбасары Том Флетчер: «Сомалида ачлык якынлаша, ә Һүрмүз бугазы ябылганнан соң азык-төлек һәм ягулык бәяләре ике тапкыр артты», – дип белдерде.

 

Американың үзендә дә хәлләр шатланырлык түгел. Gallup сораштырулар үзәге: «АКШта яшәүче һәр икенче кеше финанс хәленең начараюын әйтә. Бу – соңгы 25 елдагы иң начар күрсәткеч», – дип белдерде.

 

Икътисадый вазгыятьнең гомуми начараюы фонында Трамп бу атна башында яңа инициатива белән чыкты: дүшәмбе иртәсендә Һүрмүз бугазында «Азатлык операциясе» башланачагын хәбәр итте. АКШ нейтраль илләр судноларын бугаздан озатып чыгачак, ә Иран моңа комачау итәргә тырышса, көч кулланып җавап биреләчәк. Американың үз белгечләре үк операциягә уңышсызлык юрый. Разведка һәм махсус операцияләр өлкәсендәге эксперт, АКШ диңгез пехотасының элекке офицеры Джонатан Хэккет «Әл-Җәзира» каналына биргән әңгәмәсендә болай ди: «Сугышка кадәр Һүрмүз бугазы аша көненә якынча 100 судно узган, ә АКШның Фарсы култыгы районында нибары 12 корабы гына бар. Бу гади математик яктан мөмкин түгел». Икенче проблема итеп ул бугаз сулыкларындагы миналарны һәм АКШ Хәрби-диңгез флотының миналарны чистарта торган кораблары юклыгын атаган. Моннан тыш, аның сүзләренчә, Иранда дистәләрчә, хәтта йөзләрчә тизйөрешле катерлар бар, алар бугаздагы корабларга һөҗүм итә ала. Вакыйгалар үсешен безгә күзәтеп торырга гына кала.

                           

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре