Трамп канәгать түгел

«Коммерсантъ» газетасы үз сайтында Дональд Трампның Украина Президенты Зеленскийны һәм Кремль лидеры Путинны тәнкыйтьләгән фикерләрен китерә. Олигарх-президент Зеленский турында: «Үз белдерүләре белән иленә бер яхшылык та эшләми», – ди. Путин белән исә моңарчы гел килешүләрен, әмма соңгы вакытта Кремль лидерына берәр нәрсә булды, ахры, дигән шиген белдерә.

Трамп нәрсә теләсә, шуны яза ала, билгеле, әмма аның кәефе үзгәрү Россиягә яңа санкцияләр белән яный. Евросоюз санкцияләрнең 17 пакетын кертте, инде 18 ен эшли. Әмма АКШ кушылмаса, аларның көче бергә-бер ким булачак. Шуңа күрә Европа лидерлары Трампны үз якларына аудару өчен бар көчләрен куя. Брюссель инде Россия ашламаларына югары тарифлар кертте, нефть «түшәме»н 45 долларга кадәр төшерергә җыена. Кытай аркадашлыгы ул санкцияләрнең көчен киметәчәк, ләкин барыбер тәэсирсез калмас.

Вашингтон исә Россия нефтен сатып алган илләргә 500 процентлы пошлиналар белән яный. Безнең углеводородларның төп импортерлары – Кытай һәм Һиндстан. Пекин белән тариф сугышы Вашингтон файдасына түгел. Шулай да яңа санкцияләргә җиңел карарга ярамый. Элекке санкцияләр Көнбатыш теләгән масштабта ук булмаса да, үз эшәрен эшли: икътисадны акрын гына артка өстери. Икътисадның «җиңелчә утыруы» турында сүз Путин авызыннан да чыкты. Төп федераль газеталарның берсе дүшәмбе санында: «Российская экономика приближается к «мягкой посадке», – дигән язма бирә. Сәнәгать предприятиеләре кыска эш атнасына күчәргә мәҗбүр, чөнки җитештергәннәре сатылмый. Эшчеләр түләүсез ялга җибәрелә. Трампның тарифлар сәясәте, Мәскәүгә каршы юнәлдерелмәгәндә дә, Россия икътисадына зыян сала, чөнки дөньякүләм кризисны көчәйтә. Соңгысы чимал бәяләрен түбәнгә төшерә. Безнең өчен төп куркыныч шунда да инде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре