Газетага язылу

Трамп НАТОга үчле

Глобаль сәясәттә һәм икътисадта һава торышын әле һаман Иран сугышы билгели. Төбәктә киеренкелек спирале көннән-көн ныграк бөтерелә һәм бөтендөнья икътисадын әйләндереп капларга җыена.

Танылган Америка язучысы һәм галиме, «Тарих ахыры» концепциясе авторы Фрэнсис Фукуяма: «АКШ хәзер үзен ун яшьлек бала идарә иткән кебек тота: ул үз өе ишегалдында зажигалка табып, кулына эләккән бөтен нәрсәне яндырып күңел ача. Кемдер аны туктатырга тиеш», – дип белдерде.

 

БМОның Бөтендөнья азык-төлек программасы анализы, Иран белән сугыш дәвам итсә, дөньяда ачлыктан интегүче 45 миллион кеше барлыкка килчәген белдерде. Нефтькә һәм газга бәяләр югары, әмма әлегә куркыныч масштабта түгел. Соңгы тәүлекләрдә Фарсы култыгыннан газ ташый торган корабларның соңгылары кузгалды. Болар – сугыш башланганчы ук тутырып калынган суднолар. 15 миллион баррель нефть биктә. Якын Көнчыгышта нефть эшкәртә һәм сыекланырлган газ җитештерә торган заводлар дөрли.

Дөньякүләм атаклы The Economist журналы үзенең тышлыгында күзләре каска белән томаланган Трамп фотосын бирде, ул башлаган хәрби операцияне «Сукыр ярсу» дип атады һәм: «Иранга каршы уйламыйча башланган кампания Америка Президентының хәлен какшатачак. Бу аның ачуын китерәчәк. Сак булыгыз: ул бөтенләй җиңелә белми», – дип язып куйды. Американың Террорга каршы милли үзәге директоры Джо Кент: «Илнең 18 разведка агентлыгы Иранның атом-төш коралы ясамавын әйтеп торуга карамастан, Трамп израильлеләр бәясенә ышанды», – дип белдерде һәм отставкага китте.

 

Трамп бертуктаусыз АКШның җиңүе, Иранның йөз процентка тар-мар ителүе турында белдерүләр ясый һәм «җиңелгән» Иранга каршы сугышка НАТОны тартып кертмәкче була. Европа илләренә, сугыштан баш тарткан өчен үч итеп, Гренландияне яулап алу белән яный. Фарсылар, көнбатышлыларны үчекләп, Гренландияне якларга үзләренең ярдәмен тәкъдим итәләр.

 

Үткән атнада сугыш мәйданында җитди борылыш мизгелләре булды. Фарсылар F-35 стелс-очкычын бәреп төшерделәр. Гадәттән тыш кыйммәтле хәрби самолетның фарсылар үзләре эшләгән «Мәҗид» һава һөҗүменә каршы тору системасыннан зыян күрүе аның халыкара абруен төшерде һәм базар кыйммәтенә зыян салды. Шул ук вакытта Иран ракеталарының, АКШның һава һөҗүменә каршы тору системаларын алдап, манверлар ясарга сәләтле булуы ачыкланды.

 

Сугыш үзенең киеренкелек ноктасына таба хәрәкәтен дәвам иттерә. Трамп Тәһранга, Һүрмүз бугазын 48 сәгать эчендә ачмаса, илнең электр станцияләрен юк итү белән янады. Фарсылар, җавап итеп, Якын Көнчыгыш гәрәп илләренең һәм Израильнең энергетика системасын җимерәчәкләрен әйттеләр.

                           

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре