Трамп нинди очракта Украинаның “Томагавк” ракеталары белән тәэмин ителәчәген әйткән

АКШ президенты Дональд Трамп Украинаны “Томагавк” канатлы ракеталары белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча Россия Президенты Владимир Путин белән фикер алышырга мөмкин булуын белдергән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Шул ук вакытта ул Кушма Штатларның нинди очракта Киевка ракеталар бирә алуын билгеләп үткән.

“Болай дип әйтә алам: тыңла әле, бу сугышны туктатуга ирешелмәсә, аларга “Томогавк”лар юллаячакмын”, – дигән Трамп.

Исегезгә төшерәбез: Владимир Путин басым ясап әйткәнчә, Украинага “Томогавк”лар җибәрү Россия белән Америка арасында күзәтелә башлаган уңай мөнәсәбәтләрне җимерергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре