Зур сәясәт вакыйгалары спирале Якын Көнчыгыш тирәсендә бөтерелә. Үткән тәүлекләрдә Газзәдә тынычлык урнаштыру буенча Трамп планы игълан ителде. Күрер күзгә АКШ лидерының нияте изге: берничә көн эчендә ХАМАС кулындагы тотаклар да азат ителә, Израиль төрмәсенә гомерлеккә утыртылган ике йөз илле фәләстыйнлы чыгарыла, шуңа өстәп 2023 елның 7 октябреннән соң кулга алынган 1700 фәләстыйнлы ирекле була.
Ут та, геноцид та туктатыла. Газзә коралсыз һәм террорсыз зона дип игълан ителә, корал тапшырган ХАМАС сугышчыларына кагылгысызлык гарантияләнә. Теләсәләр, Газзәдән имин килеш чыгып китү иреге бирелә. Газзәгә гуманитар ярдәм китерелә, аны торгызу эшләре башлана. Барысы да Трамп һәм башка державалар лидерлары контроле астында бара. Газзәлеләрне ватаннарыннан беркем дә кумый. Зур планның кыскача эчтәлеге шундый. Планны гарәп илләре һәм Төркия яклады. Нетаньяху килеште. ХАМАС әлегә кадәр үзенә планның язма күчермәсе бирелмәвен әйтә. План белән килешмәсә, Трамп ХАМАСны юк итү белән яный. Израильнең инде ике елга якын ХАМАСны юк итү белән шөгыльләнүен исәпкә алсак, ул янауның әллә ни тәэсире булмаячагын аңлау кыен түгел.
Агымдагы вазгыять исә болай. Газзәгә таба «Глобаль сумуд флотилиясе» дип аталган кораблар төркеме бара. Иллегә якын корабта 44 ил активисты Газзәгә гуманитар ярдәм илтә. Моңарчы шундый берничә флотилияне Израиль тар-мар итеп, чарада катнашучыларны кулга алган иде. Бу юлы чара гадәттән тыш масштаблы. Сиончылар флотилиягә берничә тапкыр һавадан һөҗүм итте инде. Бу юллар язылганда, «Глобаль сумуд» Газзәдән 300 миль тирәсе ераклыкта. Кораблар төркемен төрек фрегатлары һәм Италия, Испания хәрби кораблары үз яклавы астына алды. Һавадан төрек дроннары саклап бара. Гуманитар миссия үз максатына ирешәме-юкмы? Израильнең реакциясе ничек булыр? Менә шул сорауларга җавап Трамп планының тормышка ашу ихтималлыгы ни дәрәҗәдә булачагын ачыклаячак.
Сишәмбегә каршы төндә «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе АКШтан Европага хәрби очкычлар оча дигән хәбәрләр алды. Арада C-5 Super Galaxy хәрби-транспорт очкылары күп. Алар һава һөҗүменә каршы тору чаралары һәм снарядлар ташуга көйләнгән. Иртәнге якта тагын бер хәбәр килде: уникеләп KC-135R/T Stratotanker самолеты Атлантиканы кичеп, Европага оча. Болар – һавада ягулык сала торган очкычлар. Мондый активлык Израильнең Иран белән 12 көнлек сугышы алдыннан булган иде. Хәзерге очышларның максаты анык түгел. Иран белән яңа сугыш әзерләнә, диләр. Шунысы бар: НАТО самолетлары Калининград тирәсендә гадәттән тыш актив әйләнә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез