АКШ президенты Дональд Трамп нәкъ менә үзенең идарә итү чорында Россиянең иң күп кайгы кичерүен белдергән. “Трампның Ак йорттагы чыгышын Fox News телеканалы тапшырган”, дип яза “РИА Новости”.
“Мин – дөреслек ягында: кайгыдан тыш, Россиягә берни дә китергәнем юк. Аларга берни дә бирмәдем. Мин аларга санкцияләр һәм Javelin бирдем. Россиягә “якын” булуым шул гына”, – дигән ул.
Трамп журналистның Украина конфликтына карата Америка һәм Россия сәясәтенең бер-берсенә охшашлыгы турында соравына шулай дип җавап биргән. Президент шулай ук бу процесста Европа илләренең катнашуы мөһим булуын, тынычлык килешүен ничек тә тизрәк хәл итәргә кирәклеген билгеләп үткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез