АКШ лидерына ышансаң, аның киңәшчеләре фарсы сәясәтчеләре белән бик нәтиҗәле сөйләшүләр алып барган һәм тынычлык бик якында.
Вашингтондагы Ак йорт хуҗасының сәер белдерүләре көнгә берничә тапкыр кабатланып торуга карамастан, финанс базарлары аның теленнән кош очыруына ышанды: фонд биржаларында Америка компанияләренең акцияләре бер мизгелдә ике триллион долларга кыйммәтләнде. Мәгълүмат кырында, Трамп сугышны 9 апрельгә төгәлләргә тели, дигән хәбәрләр дә киң таратыла. Тик Трамп сүзләре аю тоткан аучы кычкыруын хәтерләтә. Дусларына: «Аю тоттым», – дип кычкыра икән. «Алып кил монда», – диюләренә: «Җибәрми ич», – дип зарлана.
Тәһранда Трамп белдерүен шунда ук кире кактылар. «Сугыш барлык китерелгән зыянга компенсация ясалганчы, барлык икътисадый санкцияләр алынганчы һәм АКШ Иранның эчке эшләренә тыгылмаска гарантия биргәнче дәвам итәчәк», – дип белдерде аятулла Хәмәнәи киңәшчесе Мохсен Резаи. Фарсылар шулай ук ниндидер сөйләшүләр баруын да кире кага, бары тик Америка ягының шундый сөйләшүләргә теләк белдерүен генә таный. Килешү булса да, Һүрмүз бугазы моннан соң тулысынча Иран контролендә калачагын да ассызыклыйлар.
Тәһраннан яңгыраган белдерүләр тәэсирендә океан артында фонд базары шунда ук бер триллион доллар акча югалтты. Израиль дә Трамп белдерүләрен кире кага, һөҗүмнәрне давам итәчәген раслый. Трамп белән сиончылар идарә итүен искә алганда, Тель-Авивтан яңгыраган сүзләр дөреслеккә якынрак тора. Трамп инде сугышның беренче көненнән үк тулы җиңү игълан итә. Аналитиклар аның шундый егермедән артык белдерүен санадылар. «Җиңү» нәтиҗәләре исә кызыклы: Иран нефть чыгаруны һәм сатуны соңгы 46 ел эчендә рекордлы дәрәҗәгә җиткерде, Һүрмүз бугазы аша үткән һәр танкер өчен 2 миллион доллар акча таләп итә, фарсы ракеталары АКШның Якын Көнчыгыштагы базаларын дөмбәсли, Израильне утка коендыра. Израиль Вашингтонны коры җир операциясе башларга этәрергә тырыша. Америка, чынлап та, төбәккә күпсанлы диңгез пехотачылары китерә. Көнбатыш аналитикларының күпчелеге коры җир сугышында АКШка катастрофа юрыйлар.
Ике ил арасында сөйләшүләр башларга әзерләнә икән үзе. Бу хакта чит ил матбугатына таянып «Российская газета» яза. Тик яклар бер-берсенә үтәп булмаслык таләпләр куя. Сугыш тукталу ихтималлыгы шуңа күрә илле проценттан түбән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез