АКШның элекке хакимияте сәясәте дәвам иткән тәкъдирдә өченче бөтендөнья сугышы башланырга мөмкин иде, әмма хәзер ул булмый калачак. Америка президенты Дональд Трамп шундый фикердә. Аның уйлавынча, Украина конфликтын быел җайга салуга ирешеләчәк. Трамп Майами шәһәрендә инвестицион саммитта ясаган чыгышында шул хакта белдергән, дип яза “РИА Новости”.
“Без моны төгәлләячәкбез. Өченче бөтендөнья сугышының беркемгә дә хаҗәте юк, ә мин әйтер идем: без аннан болай да ерак түгел. Бездә теге хакимият тагын бер ел утырган булса, өченче бөтендөнья сугышы башланачак иде. Хәзер ул булмаячак”, – дигән Трамп.
Башка фикерләре болайрак:
* Конфликтны җайга салуда Россиянең “козырь”лары бар, чөнки РФ күп территорияләрне үз контроленә алуга иреште, дип билгеләп үткән Трамп. Шул ук вакытта Мәскәү барыбер үзара килешергә тели, дип өстәгән ул.
* Вашингтон РФ белән бик яхшы эшли, дип белдергән Трамп. Президент Украина буенча Россия белән килешү мөмкинлегенә ышана.
* Ак йортның Киевкә ярдәм йөзеннән бирелгән барлык акчасының кая киткәнен ачыкларга вакыт җитте, дип катгый төстә әйткән Трамп. “Ул (Владимир Зеленский), акчаның яртысының кая икәнен белмим, дигән сымак әйтте. Ә минем Украинага җибәрелгән барлык акчаларыбызның кайда икәнлеген ачыклыйсым килә”, – дигән Америка лидеры.
* Трамп АКШ финанс министры Скотт Бессантның тәүге визиты вакытында Киевнең министрга карата хәерхаһлы булмаганлыгы турында сөйләп үткән. Украина Вашингтон белән сирәк очрый торган металлар буенча килешүгә кул куюдан баш тарткан. Трамп әйтүенчә, Бессант килгәндә, Украина президенты Владимир Зеленский телефонын сүндереп йоклаган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез