Үткән тәүлекләрдә Африка дәүләте Танзаниядә фетнә ярсуы кызды. Гыйсъянчылар комендант сәгатенә карап тормыйча, төнлә урамнарда баррикадалар корды, учаклар якты. Иң соңгы хәбәрләр фетнәчеләрнең халыкара аэропортка бәреп керүләре турында. Мөгаен, түрәләрнең илдән чыгып качу юлын бикләргә телиләрдер.
Куәтле протест акцияләре дөньяның төрле почмакларында дәвам итә. Иң гыйбрәтлесе һәм сиончыларның пропаганда тәгәрмәченә күсәк тыга торганы Израильдә булып ята. Ортодоксаль яһүдләр Иерусалимда мәйданнарны тутырдылар, «12 нче телеканал» репортеры Инбар Твизер мәйданнан куылды, Израиль флагларына ут төрттеләр. Иң соңгысы – гыйбриләрнең Израильгә каршы чыгышы – аеруча характерлы күренеш. Башка бер илдә башка халыклар бу гамәлне кылса, сиончылар антисемитлык дип бәяләр, холокостны исләренә төшерерләр иде.
Икътисадый яктан артта калган, империалистик державалар тарафыннан таланган илләрдә халык ризасызлыгы үсү артык гаҗәп түгел. Тик глобаль капитализмның һәм империализмның төп ныгытмасы булган АКШта да хәл киеренке. Трампның популярлыгы зур тизлектә кими. Тариф сәясәте илдә бәяләрне бик нык күтәрде. Мөһаҗирләргә каршы сугыш илдә киеренкелек учакларын кабызып җибәрде. Держава халкының 82 проценты рецессия хәлендәге төбәкләрдә яши, диләр. Статистика идарәләренә Трамп йодрык белән янаганнан соң, өченче кварталда илдә үсеш 3,9 процент дигән рәсми хәбәр бар барын.
Күп төбәкләрдә миграцион хезмәтләр эшчәнлегенә каршы протестлар даими дәвам итә. The Wall Street Journal Пентагонның Милли гвардиягә һәр штатта гыйнварга кадәр өйрәтелгән һәм яхшы коралланган «тиз хәрәкәт итү көчләре»н булдырырга әмер бирүе турында яза. Гражданлык протестларын бастырырга әзерләнәләр. Сораштырулар америкалыларның 58 процентының Трамп эшчәнлеген хупламавын күрсәтә.
Трамп Көньяк Кореядан Кытай лидеры белән сөйләшү төгәлләнүгә китеп барды. Кызыгы шунда: ул АТЭС саммитына дип килгән иде, саммит башланырга бер көн кала кайтып китте.
Америкадагы сул төркемнәр (алар арасында 2016 елда оешкан популяр антифашист төркем Refuse Fascism та бар) Трампка каршы булган барлык кешене 5 ноябрь көнне Ак йортны чолгап алырга, АКШның хәзерге
Ул арада Трамп Венесуэланы утка тотарга әзерләнә. Ил лидерын наркотиклар сәүдәсе оештыруда, Америкага фентанил дигән наркотик китерүдә гаепли. Сенатор Рэнд Пол Венесуэладан АКШка бер грамм да наркотик килмәвен әйтә, утка тотып батырылган корабларның 2 мең миль ераклыкта булуларын һәм Америкага килеп җитә алмауларын раслый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез