Газетага язылу

Трампка ышанмыйлар

Глобаль икътисадтан шомлы хәбәрләр килүен дәвам итә. Финанс белгечләре ясалма акыл куыгы доткомнар куыгы шартлаган дәрәҗәгә җитүен хәбәр итәләр. Бу – озакламый гадәттән тыш зур финанс куыгы тишеләчәк, һәм йөз миллиардлаган доллар акча юкка чыгачак дигән сүз.

Доткомнар куыгы 1990 нчы еллар ахыры 2000 нче еллар башында кабарган иде. Хәтерлик: ул чакта интернет тарала башлады һәм инвесторлар аңа бәйле стартапларга бик зур акчалар бирде, киләчәктә зур табыш китерерләр дип уйлады. Технологик компанияләр бары тик идея өчен генә зур акчалар алды. 2000 нче еллар башында ачыкланды: аларның күбесе табыш китерми. Нәтиҗәсе аяныч булды. Спекулянтлар арасында паника чыгып, меңләгән интернет компаниясе ябылды, технологик секторда эшсезлек пәйда булды.

 

Нәкъ менә шул чакта МОССАД һәм Үзәк разведка идарәсе ялган флаг астында 11 сентябрь террактын оештырды да инде. Америкалылар Әфганстанга барып керде, Гыйракны оккупацияләде. Массаларның игътибары зур кризистан террорга каршы көрәшкә юнәлтелде. Эштие суынган бу ысулны Нетаньяху һәм Трамп бүген Иранга каршы сугыш оештырып янә кулланалар. Бу юлы кризис масштабы күпкә зуррак. Ул АКШның бурычлар кризисы белән кискенләшә. Сугыш китергән аянычлы нәтиҗәләр дә куркынычрак. Израиль инициативасы белән башланган авантюра көтелгән уңышка китерми. Хәтта һәрвакыт АКШ кубызына биегән һәм ул башлаган сугышларда зур коалиция төзеп катнашкан Көнбатыш державалары да ахмаклыгы һәм акылсызлыгы ягыннан галәм масштабларына җиткән тартышта катнашудан баш тарта. Үткән тәүлектә Лондон АКШка үз базаларын Иранга һөҗүм итү өчен файдалануны тыйды. Британ җитәкчелеге гражданлык инфраструктурасына һөҗүм хәрби җинаять буларак бәяләнергә мөмкин дип санавын яшерми. Димәк, Трампның җиңәчәгенә ышанмый.

 

Франция Президенты Эммануэль Макрон европалыларны АКШның куштаннары булудан туктарга чакырды: «Безгә вассал булудан туктарга вакыт җитте», – диде. Ул АКШ һәм Кытайдан бәйсез «мөстәкыйльләр коалициясе» төзергә өнди. «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе бу соңгы белдерүнең оригиналын тапмады, Россия мәгълүмат кырыннан гына алды.

Якын Көнчыгыш фаҗигасе масштабын киметми. Иранлылар соңгы сәгатьләрдә төбәктәге мөһим нефть объектларына зур һөҗүм ясады, көчле янгыннар бара. Тәһран «OpenAI»ның Әбү-Дабидагы 30 миллиард долларлык дата-үзәген «тулысынча юкка чыгару» белән яный.

 

Ак йортта Пасха бәйрәмнәре вакытында бер христиан пасторы: «Тәңре Дональд Трампны Израиль халкы файдасына ираннарны үтерү өчен яраткан», – дип белдерде. Геббельс көнләшеп үләрлек пропаганда бара, кыскасы.

                                              

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре