Идел буе транспорт прокуратурасы Россиянең дүрт авиация узелында, шул исәптән Казан аэропортында пассажирларның хокуклары үтәлүгә карата контрольне көчәйтте. Бу хакта күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Әлеге чара Мәскәү аэропортларында кертелгән чикләүләргә бәйле рәвештә кабул ителгән.
Күзәтчелек ведомствосы аэропортларда мобиль кабул итү бүлмәләре оештырган һәм авиакомпанияләрнең хезмәтләрне тиешле дәрәҗәдә күрсәтүен күзәтә. Пассажирлар хокуклары бозылган очракта +7 (910) 796-59-45 номеры аша Идел буе транспорт прокуратурасының дежур прокурорына мөрәҗәгать итә ала.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда“Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез