Бауман урамында фотога төшәргә тәкъдим итеп, алдап-йолдап акча эшләүче зур курчакларга көн бетмәгәе. Дәүләт Советы депутатлары «бәйләнчек» урам бизнесына карата штрафлар кертмәкче. Яңа закон проектын Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында карап тикшерделәр.
Депутатлар Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар турында кодексына төзәтмәләр кертергә тәкъдим итте. Аның беренчесе урамда сәүдә эшен оештыру тәртибен бозуга кагыла. Хәзер тиешсез урында сату иткән өчен җаваплылык каралган. Беренче тапкыр тәртип бозган өчен гражданнарга – 1–3 мең сум, вазыйфаи затларга – 5–10 мең сум, юридик затларга исә 20–30 мең сум күләмендә штраф яный. Кабат тотылсаң, штраф күләме дә арта. Мәсәлән, гади кешегә 5 мең сумга кадәр акча чыгарып бирергә туры килмәгәе. Алга таба законсыз сәүдә өчен җаваплылыкны «халыкның күңелен ачуга бәйле хезмәтләр күрсәтү»гә дә җәелдермәкчеләр.
Утырышта кодекска «Иҗтимагый урыннарда товар һәм хезмәтләрне мәҗбүриләп тагу» маддәсен кертү мәсьәләсе дә күтәрелде. Ягъни халык күпләп йөргән урыннарда узып баручыларга бәйләнеп, ни дә булса сатарга, алырга яки алмаштырырга теләүчеләргә җаваплылык гамәлгә керергә ихтимал. Беренче тапкыр тәртип бозучыларга кисәтү яки 1,5 мең сумга кадәр штраф, ә шуннан соң да акылга утырмаучыларга – 3–5 мең сум күләмендә штраф каралган.
Яңалыкны тәкъдим итүчеләр фикеренчә, бүген бизнес вәкилләре «үзләре сайлаган урында» фотога төшәргә тәкъдим итүче зур курчаклар рәвешендә яки башка юллар белән төрле хезмәт күрсәтә. «Еш кына мондый товар һәм хезмәтләрне халыкка мәҗбүриләп тагалар, шул исәптән бәясе турында да алдыйлар, – диде Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Чубаров. – Шунысын да искәртергә кирәк: Бауман урамында һәм иҗтимагый әһәмияткә ия булган башка урыннарда мондый хезмәтләр күрсәтү Татарстан башкаласының йөзенә тәэсир итә, Казан халкы һәм шәһәр кунакларында тискәре хис калдыра».
Утырышта шулай ук Татарстан нотариаль палатасы тарафыннан халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында да сөйләштеләр. Билгеле булганча, республикада нотариуслар хәрбиләргә, мобилизацияләнүчеләргә, дәүләт хакимияте хезмәткәрләренә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына юридик ярдәм күрсәтә. 2023 ел һәм 2024 елның беренче өч ае нәтиҗәләренә караганда, бушлай юридик ярдәм сорап, нотариусларга 478 кеше мөрәҗәгать иткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез