Матур шөгыльдән – бизнеска. Казанда яшәүче Люция Хәлимова инде 14 ел күпләп тропик күбәләкләр үрчетә. «ВТ» хәбәрчесе, тылсым дөньясы иясенең үзе белән күрешеп, күбәләкләрнең төре, аларны тәрбияләү һәм сөйкемле бөҗәкләрнең балаларга йогынтысы турында сорашты.
Күбәләк җене
Люция кечкенәдән хайваннар һәм бөҗәкләр тормышы белән кызыксынса да, булачак һөнәре итеп программалаштыруны сайлый. Укып бетергәч, дизайн-студиядә сайтлар ясау буенча проектлар белән эшли. Әмма очраклы рәвештә бу эшчәнлекне калдырырга туры килә.
– Бервакыт Мексикага очканда, ирем самолетта дельфинарий һәм шунда күбәләкләр паркы булдырган гаилә белән танышты. Ул аларның шөгыле белән илһамланды да, өйгә кайткач, миңа да күбәләкләр үрчетергә тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, бу эш миңа бик тә туры килә. Бу идеягә җиңел ризалаштым, чөнки күптәннән эшчәнлегемне үзгәртергә тели идем. Күбәләкләр турында интернеттан мәгълүматлар укып, поставщикларны табып, курчакларга заказ бирдем, – ди ул.
Люция төрле поставщиклар белән эшли, курчакларны чит илләрдән – Филиппиннан, Коста-Рикадан кайтарта. Ул моны бик катлаулы процесс, ди.
– Безнең илгә кайтып җиткәч тә, күбәләкләрне тиз генә кулга төшереп булмый әле. Башта алар Мәскәүгә самолет белән кайтып төшә, аннан аларны карантинда тоталар, соңыннан исә ветеринария сертификаты алу буенча тикшерү үтәләр.
Беренче заказын ясагач, Люция курчакларга инкубатор әзерләгән, әмма тәҗрибәсе уңышсыз булган, 50 курчактан бары тик берничә күбәләк кенә чыккан.
– Мин моңа бер дә борынымны салындырмадым, чөнки күбәләкләр белән җенләнгән идем инде, – ди ул.
Иллегә якын төр
Хәзерге вакытта Люциядә 50 ләп төр күбәләк яши. Алар арасында – Зәңгәр Морфо, Ябалак күзе, Зөбәрҗәт принцесса, Юлбарыс сильвиясе, Графиум Агамемном, Данаида Хризиппа, Идея Левконоя төрләре бар. Бу матур бөҗәкләрнең һәрберсе – уникаль җан иясе.
– Күбәләкләрне көн саен иң тәмле ризыклар белән сыйлыйм. Рационнарында даими рәвештә шикәр яисә бал белән болгатылган су булырга тиеш. Кайсыбер күбәләкләргә исә әфлисун, банан, кавын, карбыз хуш килә. Менә шундый тәмлетамаклар алар! – ди Люция.
Күбәләкләр табигатьтә берничә көн генә яшәп кала, чөнки туклану белән проблема бар, шулай ук яңгыр һәм җил дә аларга зыян китерергә мөмкин. Кошлар да күбәләкләрне ауларга ярата икән. Өйдә асралган күбәләкләр исә шактый аерыла. Кайгырту һәм стрессыз тормыш булганда, алар озаграк яши. – Көн саен ашатып торсаң һәм канатлары кипмәскә әзрәк дымлылык тудырсаң, алар 2–6 атнага кадәр шатландырып торачак, – ди күбәләкләр хуҗабикәсе.
Күбәләк гөлләргә кунса...
...эшләр алга бара! Люция баштарак күбәләкләрне сату белән генә шөгыльләнсә, хәзер ул туйларда күбәләкләрдән салют, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында «Күбәләкләр тамашасы» дип аталган программа оештыра. Уеннар һәм остаханәдән торган тамаша күбәләкләр тормышы һәм аларның төрләре белән таныштыра.
– Балаларга бик ошый, хәтта бөҗәкләрдән курыкканнары да кызыксынып китә. Күбәләкләр белән аралашып, аларны тотып карап, балаларда көчсезләргә ярдәм итү, теләктәшлек күрсәтү хисе арта. Күбәләкләр эмоциональ интеллект үсешенә дә йогынты ясый. Бу – гаджет һәм пластик уенчыкларга әйбәт алмаш. Төп максат – балаларда табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт булдыру, аның никадәр нәзберек булуын аңлату, – ди Люция. Аның сүзләренә караганда, хәзер әти-әниләр балаларына зур эт һәм песи алыр алдыннан башта күбәләкләрне тәрбияләтеп карауны өстенрәк күрә. Шулай итеп, балалар кечкенә булса да җаваплылык алырга өйрәнә. Әгәр бала күбәләкләрне тәрбияләүгә җитди караса, киләчәктә әти-әнинең зуррак хайван алу мөмкинлеге арта.
Күбәләкләр турында кызыклы фактлар:
– Кайбер ата һәм ана күбәләкләр генә гәүдә зурлыгы һәм төсләре буенча аерыла.
– Күбәләкләр тәмне тәпиләре белән сизә.
– Әлеге төр бөҗәкләрнең тәне миллионлаган тәңкәләр белән капланган. Табигатьтә шулай ук тәңкәсез – үтә күренмәле күбәләкләр дә бар. Алар пыяла күбәләк дип йөртелә.
– Күбәләк махсус борынчык белән ашый, ләкин табигатьтә бөтенләй ашамый торган төрләр дә бар.
– Күбәләк курчактан чыккач, аңа берничә сәгать тияргә ярамый. Ул кипшенергә һәм канатларын җәяргә тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез