Түбән Кама районы Советының беренче утырышында депутатлар бертавыштан муниципалитет башлыгы итеп Радмир Беляевны сайлады. Утырышта Дәүләт Думасы депутаты, районның элеккеге башлыгы Айдар Метшин, ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ПАО «Түбән Кама Нефтехим» генераль директоры, ТР Дәүләт Советының VII чакырылыш депутаты Марат Фәләхов, районның Мактаулы гражданнары һәм башкалар катнашты.
Җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, Радмир Беляев Түбән Камада эш башлавына биш ай тулуның символик булуын билгеләп үтте. Беляев сүзләренчә, бу чорда ул район тормышына тирәнрәк кереп китә алган, аның үзенчәлекләрен белешкән, авыл җирлекләрендә булып, хәл итәргә кирәк булган мәсьәләләрне күргән.
Ул коллегаларына һәм халыкка ярдәм, ачык диалог һәм активлык өчен рәхмәт белдерде. Район башлыгы ассызыклаганча, болар барысы да территорияне алга таба үстерү стратегиясе формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
Беляев хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде: «Барлык Түбән Камалылар исеменнән Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, шәхсән Республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, даими игътибарыгыз өчен Мидхәт Рәфкать улы сезгә, Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшинга, депутатларга, барлык предприятие җитәкчеләренә тыгыз хезмәттәшлекләре өчен рәхмәт белдерәм!»
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез