Түбән Кама шәһәренең 1 нче гимназиясе укучылары хезмәт дәресләрендә махсус хәрби операция хәрбиләре өчен өй токмачы кисә. Әзер токмачны алар “Добрые сердца” төркеме волонтерларына тапшыра. Волонтерлар исә балалар кулы белән әзерләнгән ризыкны алгы сафка озата, дип яза “Татар-информ”.
Гимназиядә СВОда катнашучылар өчен токмачның икенче партиясен әзерли башлаганнар инде. Укучылар укытучылар һәм ата-аналар белән бергә бу эшкә тотынган.
Аларның күбесе хезмәт дәресенә инде өйләрендә үк әти-әниләре белән бергә кискән әзер токмач алып килә. Уку-өйрәнү гына түгел, бәлки алгы сафтагыларга ярдәм итү ысулына да әйләнгән бу.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең соңгы Юлламасында армиягә ярдәм итүче волонтерларның мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, мондый изге эшләр, кешеләрне берләштереп, хәрбиләргә көч өсти.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез