Газетага язылу

Түбән Кама һәм Чаллы урап узу юллары «Автодор» компаниясенең ышанычлы идарәсенә тапшырылды

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2023 елның 14 ноябрендәге № 3184-р номерлы карары нигезендә, Түбән Кама һәм Яр Чаллы урап узу юллары «Автодор» дәүләт компаниясенең ышанычлы идарәсенә тапшырылды.

Элегрәк автомобиль юлы бушлай режимда файдаланылды һәм кулланучыларга инфраструктур хезмәт күрсәтү өчен җиһазландырылды. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2025 елның 18 апрелендәге № 946-р номерлы карары белән әлеге участокта түләүле нигездә файдалану билгеләнде. Түләү 31 декабрьгә каршы төндә 00:00 сәгатьтә кертеләчәк.

Моннан тыш, кулланучылар бушлай альтернатив маршрутны куллана алалар: ул Кама елгасының уң яры буйлап, Алабуга аша һәм аннары Яр Чаллы шәһәре яныннан уза. Маршрутның озынлыгы 82 км тәшкил итә.

Түбән Кама һәм Яр Чаллы урап узу юллары IБ техник категорияле автомобиль юлларына карый, дүрт хәрәкәт полосасы бар – һәр юнәлешкә икешәр туры килә. Участок составында 10 күпер, шул исәптән Кама елгасы аша 1,3 км озынлыктагы классыз күпер; алты транспорт чишелеше, 11 юл өсте үткәргече бар.

Урап узу юлының бөтен озынлыгы буенча авария комиссарлары хезмәте тәүлек әйләнәсендә эшли, бушлай ярдәм күрсәтергә әзер торалар. Шалтырату өчен бердәм номер – *2323. Шулай ук юлчыларга ягулык салу станцияләре, кафелар һәм санитар бүлмәләре булган күп функцияле юл хезмәте зоналары да бар.

Участокта «Ирекле агым» («Свободный поток») дип аталган барьерсыз түләү системасы кулланыла. Юл өстендә датчиклар һәм камералар урнаштырылган рамкалар бар, алар транспорт чарасының узуын һәм дәүләт регистрация номерын теркәп бара. Тарифлар турындагы мәгълүмат түләүле режим кертелгәннән соң «Автодор – Платные дороги» ҖЧҖ рәсми сайтында урнаштырылачак.

     I категорияле ТЧ 1

 

 

Соңнан түләү (Пост-оплата), Транспондер АПД, ОССП, МСС, НКД 2, сум.

керү юлы/чыгу юлы

Түбән Кама

аэр. Бегишево

Яр Чаллы

Түбән Кама

 

278

486

аэр. Бегишево

278

 

208

Яр Чаллы

486

208

 

 

 

 

 

 

 

 

 

  II категорияле ТЧ 1

 

 

Соңнан түләү (Пост-оплата), Транспондер АПД, ОССП, МСС, НКД 2, сум.

керү юлы / чыгу юлы

Түбән Кама

аэр. Бегишево

Яр Чаллы

Түбән Кама

 

408

714

аэр. Бегишево

408

 

306

Яр Чаллы

714

306

 

 

 

 

 

     III категория ТЧ 1

 

 

Соңнан түләү (Пост-оплата), Транспондер АПД, ОССП, МСС, НКД 2, сум.

керү юлы / чыгу юлы

Түбән Кама

аэр. Бегишево

Яр Чаллы

Түбән Кама

 

547

957

аэр. Бегишево

547

 

410

Яр Чаллы

957

410

 

 

 

 

 

     IV категория ТЧ 1

 

 

Соңнан түләү (Пост-оплата), Транспондер АПД, ОССП, МСС, НКД 2, сум.

керү юлы / чыгу юлы

Түбән Кама

аэр. Бегишево

Яр Чаллы

Түбән Кама

 

695

1 216

аэр. Бегишево

695

 

521

Яр Чаллы

1 216

521

 

 

1.Транспорт чарасының категориясе, 2016 елның 26 декабрендәге № 311 боерыгы нигезендә (2018 елның 30 августындагы № 182 боерыгы үзгәрешләре белән).

2.АПД, ОССП, МСС, НКД транспондеры – «Автодор – Платные дороги» ҖЧҖ, «Объединенные системы сбора платы» ҖЧҖ, «Магистраль северной столицы» ҖЧҖ, «Новое качество дорог» АҖ тарафыннан чыгарылган юл узуны электрон рәвештә теркәү чарасы.

Кулланучылар өчен лояльлек программасы эшли, аның ярдәмендә T-pass транспондерлары хуҗалары 15% кадәр ташлама ала алалар.

Юл узу өчен түләүләрдән алынган акчалар юлны сыйфатлы тотуга һәм хәрәкәт иминлеген тәэмин итүгә, шулай ук трассаны киләчәктә ремонтлауга тотылачак, бу исә әлеге максатлар өчен бюджет акчаларын кулланмаска мөмкинлек бирәчәк һәм аларны юл инфраструктурасын даими үстерүгә юнәлтәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре