Көтәсе күп калмады. Түбән Кама һәм Чаллыны урап узу юлын бу елның декабрендә үк төзеп бетерергә ниятлиләр. Чулман елгасы аша салынучы күпер 80 процентка әзер инде. Биредә эш алдан фаразлаганнан бер елга (!) тизрәк бара. Тик бу сыйфатка берничек тә комачау итми. Төзелештә иң заманча технологияләр кулланыла. Булачак күпердәге эретеп ябыштырылган җөйнең сыйфатын «ВТ» хәбәрчесе дә тикшереп карады.
Ашыкмыйлар, тизләтәләр
Түбән Кама һәм Чаллыны урап узу юлы 70 процентка әзер. Бу хакта төзелеш мәйданына килгән журналистларга Идел – Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсенең Чаллыдагы юл хуҗалыгы әйдәп баручы белгече Юрий Крашенинников әйтте. «Эш бетүгә таба бара», – диде ул.
Билгеле булганча, әйләнгеч юл Казаннан барганда Алабуга районындагы Костенеевка авылы янында М7 трассасыннан борылып кереп китә һәм Чаллыны узгач, кабат М7 юлына чыга. Алга таба яңа юл М12 федераль трассасының бер өлеше булачак. Әлегә исә төзелештә эш кайный.
– Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлы төзелеше өчкә бүленгән. Аның беренче өлешендә Чулман елгасы аша озынлыгы 1,3 чакрым (шуның 800 метры су өстеннән уза. – Ред.) тәшкил иткән күпер салына. Бу – Казан – Екатеринбург югары тизлекле трассасы кысасындагы иң озын корылма, – диде Юрий Крашенинников. Күпернең техник әзерлеге – 80 процент. 22 багананың барысын да утыртып бетердек диярлек. Коры җирдәге 5 терәктә генә эшләр бетмәгән. Анысы да баганалар «үсеп» чыгачак урында хәзер ярдәмче корылмалар булуга гына бәйле. Аларны сүткәч, баганаларны куеп бетерәчәкбез. Эш алдан фаразлаганнан бер елга диярлек тизрәк бара. Документ нигезендә, күперне 2025 елның октябрендә төзеп бетерү каралган иде.
Төзүчеләр әйтүенчә, эшне тизләтергә заманча технологияләр булышкан. Әйтик, бер үк вакытта ике субай кагу технологиясен кулланганнар. Су уртасына баганалар утыртканда, бетон катнашмасын ярдан түгел, ә «йөзмә бетон заводы»ннан гына ташыганнар. Йөзеп йөри торган завод нинди була соң ул, дип аптырамагыз. Әзер баржага бетон җитештерү өчен тиешле җиһазлар урнаштырганнар да, менә сиңа – завод! Аның каравы күпме вакыт янга калган.
Тимер үрүче Наталья
Хәзер биредә күпер торыкларын, ягъни багана аралыкларын җыю һәм бер яктан икенчесенә этү эше дәвам итә. Эш шунда ки, булачак күпернең тимер нигезе аерым кисәкләрдән җыела. Аларны җирдә үзара тоташтыра башлыйлар да, аннары күпер өстендәге махсус мәйданчыкка күтәреп, эшне дәвам иттерәләр. Шуннан соң, әзер аралыкны күпернең бер ягыннан икенче ягына этәләр. Әнә шулай итеп тоташ бер күпер барлыкка килә.
– Бу эшне августта тәмамлаячакбыз, – диде «Юллар һәм күперләр» АҖ филиалының участок җитәкчесе Артем Миндрюков. – Эш тәүлек әйләнәсе дәвам итә. Металл конструкцияләрне җыюда тәүлек саен 130га якын кеше эшли. Күпер төзү өчен 11 мең тоннага якын металл конструкция кирәк булачак.
Анысы да монысы, күпер төзүчеләр арасында хатын-кызлар да бар. Наталья Степанова 30 елдан артык тимер «үрә» икән. «Мин – арматурчы. Бу – хатын-кызлар арасында үлеп баручы һөнәр инде», – ди ул үзе турында тыйнак кына. Эшеннән бер дә зарланмый. «Эш кайда җиңел соң ул? Компьютер алдында утыру да рәхәт түгел. Ялгыш бер төймәгә басып җибәрсәң дә хата китә», – ди арматурчы хатын-кыз.
Булачак күпернең бер як яры биек тау битенә (Алабуга районы), ә икенче ягы тигез җиргә (Түбән Кама районының Корабельная урманы) туры килә. Шуңа күрә төзелеш барышында баганалар гына түгел, юл үзе дә югарыга таба «үсеп» бара. Елганың бер ярындагы баганаларның озынлыгы 8 метр булса, каршы якта алар биш тапкыр диярлек озынрак. «Авыш күпер машина йөртүчеләр өчен куркыныч түгелме?» – дип тә кызыксындык корылманың проектын төзүчеләрдән.
– Бу, чыннан да, үзенчәлекле күпер булачак, – ди Санкт-Петербургтагы «Стройпроект институты» компаниясенең баш инженеры Максим Петрунин. – Аның проектын 2019 елда төзи башладык. Аның үзәк өлешендә кораблар хәрәкәт итү өчен багана аралары 150 метр тәшкил итә. Күпернең бер яры тәбәнәк, икенчесе биек булу да хәрәкәт итүгә берничек тә комачау итмәячәк. Без куркынычсызлыкка бәйле бөтен таләпләрне исәпкә алдык. Яңа күпер бөтен республика халкын сөендерәчәк дип уйлыйм.
Безнекенә охшаш корылмалар Идел елгасы аша Тверьдә, Дон елгасы аша Аксайны урап узу юлында бар икән.
Төзелештә – узи аппараты
«ВТ» хәбәрчесе дефектоскопист эшенең нечкәлекләренә төшенде. Гади тел белән әйткәндә, күпердәге эретеп ябыштырган җөйләрнең сыйфатын тикшерә алар. Бер тапкыр гына да түгел, ә өч тапкыр. «Тимер конструкцияләрнең ныклыгын һәм ышанычлылыгын тәэмин итү өчен, эретеп ябыштырган җөйләр өч төрле тикшерү уза», – ди «Ленстрой» АҖ төзелеш күзәтчелеге буенча контракты җитәкчесе урынбасары Евгений Румянцев. Җөй – җөй инде ул диярсез. Юк икән шул. Аларның сыйфатын рентген һәм узи аппаратлары белән тикшерәләр.
– Күпер төзелешендә эш туктап тормый. Шуңа күрә биредә рентген аппараты кулланып булмый, чөнки ул нурланыш тарата, – дип аңлатты Евгений Румянцев. – Дефектоскопистлар узи аппаратыннан файдалана. Тикшерү барышында җөйдә һава калу яки чүп эләгү ачыкланырга мөмкин. Кимчелекләр очрый. Нишләтәсең, бер урында торган ат кына абынмый бит. Сыйфатсыз җөйләрне урында ук төзәттерәбез. Моның өчен һәр эретеп ябыштыручы үзе җаваплы. Яңадан эретеп ябыштырырга күп дигәндә өч сәгать вакыт бирелә. Гомумән алганда, эш барышын югары бәялим.
Дефектоскопистларның узи аппараты җилкә аркылы асылган кечкенә сумканы хәтерләтә, чыбыгы бар. Күпердә җиде белгеч эшли. Аларның һәркайсы көнгә якынча 50–120 метр җөйне энә күзеннән үткәрә. Бер үк җөйне өч тапкыр – тимер конструкцияләрне җыйгач, аны баганалар өстенә эткәндә һәм азактан тикшерәләр. «Күпернең металл өлеше тулысынча әзер булгач, бөтен җөйләрне тагын бер кат карап чыгачакбыз. Асфальтны шуннан соң гына җәяргә ярый. Чулман елгасы аша күпердә эретеп ябыштырган җөйләрнең гомуми озынлыгы 25 чакрым чамасы тәшкил итә», – диде белгеч.
Башланган эш...
Чаллы һәм Түбән Каманы урап узу юлының гомуми озынлыгы – 81 чакрым. Яңа юл ачылгач, Казан белән Түбән Кама арасы бер сәгатькә якынаер дип көтелә. Әйләнгеч юл төзелеше барышында барлыгы 10 күпер, 11 юлүткәргеч, 5 транспорт-юл чишелеше һәм шул кадәр үк юл киселеше төзеләчәк. Мәсәлән, Шәңгәлче авылы янәшәсендәге юл-транспорт чишелеше 99 процентка әзер инде. Биредә таш юл җәеп бетергәннәр, тавыштан саклану экраннары урнаштыралар.
Фото: rosavtodor.gov.ru, Эльвира Вәлиева
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!



Фикер өстәү
Фикерегез