Түбән Кама кызлары бәйрәм алдыннан паспорт алды

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Түбән Кама ЗАГСында кызларга тантаналы рәвештә Россия гражданинының иң төп документы— паспорт тапшырылды. Бу дулкынландыргыч
мизгелләрендә аларның шатлыгын әти-әниләре һәм әби-бабайлары да уртаклашты.

Тантана вакытында кызлар һәм килгән кунаклар Россия һәм Татарстан гимнарын тыңладылар. Концерт номерлары белән үрелеп барган чарада кызларга булачак әниләр һәм гаилә учагын саклаучы хатын-кызлар өчен кирәкле булган киңәшләр дә әйтелде.

Кызларнытормышларындагы бу истәлекле көн белән котларга дип Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илдар Рамазанов та килгән иде. Ул да матур сүзләрен җиткерде. Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама буенча миграция бүлеге җитәкчесе Ольга Голякова белән берлектә Илдар Рамазанов кызларга паспортлар тапшырды.

Үзенең киңәш-теләк сүзләрен «Алдынгылар» хәрәкәтенең җирле бүлеге җитәкчесе Роза Фәйрушина да әйтеп узды. Чараны йомгаклап «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге башкарма сәркатибе Марина Шәрифуллина да кызларны бу матур көн белән котлады.

Кызлар, бу көнне ишеткән сүзләрне онытмаслар һәм илнең горурлыгы булып үсеп җитәрләр дигән теләктә калабыз. Татарстан Загсларында булып узган башка кызыклы чаралар турында сез Татарстан Республикасы Миинистрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсенең Вконтакте битендәге рәсми төркеменнән дә укый аласыз: https://vk.com/club122542774.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре