Газетага язылу

Түбән Кама лицеена һөҗүм ителгәннән соң мәгариф өлкәсе җитәкчеләре эштән киткән

Биредә сүз шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы һәм 37 нче лицей директоры турында бара.

Түбән Каманың мәгариф системасында ике җитәкче үзләренең вазыйфаларыннан киткән. Биредә сүз шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин һәм 37 нче лицей директоры Динара Котляр турында бара. Бу хакта «КП-Казань» Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.

Исегезгә төшерәбез: 22 гыйнварда 37 нче лицейда 7 нче сыйныф укучысы пычак белән җыештыручыны яралаган, шуннан соң сигнал җайланмасыннан атып, үзе зыян күргән. Үсмерне росгвардиячеләр тоткарлаган. Тикшерү комитеты «Үтерү омтылышы» һәм «Битарафлылык»  статьялары буенча җинаять эше кузгаткан.

Айдар Гарифуллии – белеме буенча педагог. Түбән Кама шәһәренең мәгариф идарәсенә 2021 елның азагында җитәкчелек итә башлаган. Түбән Камага күченгәнче, Чаллыдагы 4 нче мәктәпнең, ә аңа кадәр – Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең директоры булган.

Динара Котляр – башлангыч сыйныфлар укытучысы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы, 36 еллык педагогик стажга ия булган югары квалификацияле укытучы. Соңгы алты елда 37 нче лицей директоры вазыйфасында эшләгән. Республиканың атказанган укытучысы, «Татарстанда мәгариф өлкәсендәге казанышлар өчен» күкрәккә тагу билгесе һәм министрлыкның мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Лицейдагы хәлләрдән соң Түбән Кама хакимияте башлыгы Радмир Беляев зыян күргән җыештыручыга 500 мең сум бирү турында хәбәр итте.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре