Газетага язылу

Түбән Кама лицеенда укучының җыештыручыга һөҗүм итүе турында тәфсилле мәгълүматлар пәйда булды

Түбән Каманың 37нче лицеенда укучының җыештыручыга һөҗүм итүе турында тәфсилле мәгълүматлар пәйда булды.

“Татар-информ”га Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән белдерелгәнчә, әлеге хәл турында 8.56 сәгатьтә хәбәр ителгән.

Лицейда укучы 13 яшьлек үсмер тоткарланган. Аннан пычак, маска һәм хәрбиләр кия торган тактик пирчәткә алганнар.

Моннан тыш 112 номеры аша бинада шартлау тавышлары турында хәбәр алынган. Росгвардиянең ведомстводан тыш сак хезмәтенең өч экипажы шунда җибәрелгән. Бу хакта агентлык ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза. Шәһәр прокуроры Ильнур Гаянов хокук саклау органнары эшен координацияләү өчен лицейга килгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре