Түбән Каманың “СИБУР” предприятиесе Чулман елгасының биотөрлелеген торгызу буенча дүртенче ел рәттән экологик акция оештыра. 2001 елда Россиянең Кызыл китабына кертелгән сирәк төрдәге балык – тагын 200 мең чөгә маймычы әле шушы көннәрдә генә сулыкка җибәрелде.
Акциядә Түбән Кама “Нефтехим” җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре гаиләләре белән, табигатьне саклау ведомстволары, шәһәр хакимияте вәкилләре, Бәтке авылы мәктәбе укытучылары һәм Түбән Кама экология-биология үзәгенә йөрүче балалар катнашты.
2022 елдан бирле 800 мең маймыч: ел саен 200әр мең балык Чулманга җибәрелгән иде. Киләсе елда су тарафына озатылган чөгә маймычлары саны 1 миллионга җитәчәк. Әлеге эш Түбән Кама “Нефтехим” предприятиесенең “Росприроднадзор” белән килешүе кысасында гамәлгә ашырыла.
Маймычларны бу юлы Саратов өлкәсеннән китергәннәр. Барлыгы 13 сәгатьлек юл үтелгән. Балыкларны 10 савытка (һәркайсы 2,5 куб метр сыешлы, кислород белән тәэмин ителгән) тутырып, махсус машинада алып кайтканнар. Биш ай эчендә маймычларның авырлыгы 3,5-4 граммга җиткән. Табигый мохиткә җайлашу өчен иң кулай авырлык булып санала бу. Юлга кузгалганчы, балыкларга ветеринария тикшерүе уздырылган, кирәкле сертификатлар алынган.
Маймычларны Тукай районы Бәтке авылы тирәсендә суга җибәргәннәр. Урынын “Росрыболовство” территориаль идарәсе билгеләгән.
“Бүген без чөгә маймычларының хәлен тикшердек: барысы да әйбәт, документлары да, суның температурасы да тиешле таләпләргә туры килә. Урыны бик дөрес билгеләнгән: янәшәдә генә табигый заказник, азыкка кытлык юк, балыкларның ныгып китүе өчен шартлар әйбәт. Түбән Кама “Нефтехим” инде берничә ел рәттән әлеге эшне башкарып килә. Төбәкнең биоресурсларын саклауга җитди өлеш кертү бу”, – дип билгеләп үтте ведомство вәкиле Руслан Хәмзин.
“Мондый акцияләр чөгә балыгы популяциясен саклауда зур роль уйный. Табигый шартларда дөньяга килгән маймычларның берникадәр өлеше генә исән кала, ә бераз үстергәннән соң суга җибәрелгән очракта бу күрсәткеч 40 процентка җитә”, – дип басым ясап әйттте Татарстан Биологик ресурслары буенча дәүләт комитетының Түбән Кама районара бүлеге башлыгы Эдуард Иванов.
Чулманга балык җибәрү елның-елында чын мәгънәсендә экологик бәйрәмгә әйләнә. Биредә балалар өчен төрле күңел ачулар, мастер-класслар үткәрелә, Түбән Кама “Нефтехим” хезмәткәрләре экологик дәресләр уздыра, чәй өстәле корыла.
“Чөгә маймычларын суга җибәрү – экологик акция гына түгел, гаилә бәйрәме дә. Чөгә бары тик чиста суда гына яши һәм аның Чулманга кире кайтуы экологик иминлек күрсәткече булып тора. Мондый чаралар ярдәмендә табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт булдырабыз, шәһәрдә яшәүчеләрне, предприятие хезмәткәрләрен һәм гаиләләрне берләштерәбез. Түбән Кама “Нефтехим” өчен табигатьне даими саклау эшенең бер өлеше генә әле бу: без экологик сыйныфлар булдырабыз, агачлар утыртабыз, чүпне аерып җыябыз, барлык яңа проектларны экологик һәм технологик иминлектән чыгып эшлибез. Шулай итеп, сәнәгатьне шәһәр һәм республиканың киләчәген кайгыртып үстерәбез”, – ди Түбән Кама “Нефтехим” генераль директоры Марат Фәлахов.
Предприятие “Росприроднадзор” белән килешү кысасында 2022-2026 еллар чорында экологик чараларга (ләм туплагычларны рекультивацияләү, сәнәгать полигонын реконструкцияләү һәм биологик чистарту корылмаларын модернизацияләүне кертеп) гамәлгә ашыруга 13 миллион сумнан артыграк акча җибәрә. Предприятиедә Татарстанда иң зур экомониторниг системасы булдырылган. Ул 7 стационар һәм 1 күчмә экологик посттан гыйбарәт. Түбән Камада СИБУРның “Яшел формула” экологик программасы кысасында 800 мең үсенте утыртылган.
Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев: “СИБУР” Түбән Кама һәм бөтен Татарстан Республикасы тормышына үзеннән зур өлеш кертә. Экологик башлангычлар гына түгел, СИБУР Арена кебек социаль объектлар төзү дә әле бу. 1 сентябрьдә “Корабельная роща” заманча савыктыру комплексы төзелә башлады. 6 миллиард сумга төшәргә тиешле корылма республикабыз өчен чын җәүһәргә әйләнәчәк. СИБУР шулай ук үсеп килүче буын өчен зур бүләк – 900 урынга исәпләнгән мәктәп төзергә ниятли. Компаниягә шәһәрне үстерү эше өчен эчкерсез рәхмәт белдерәсем килә”, – дип басым ясап әйтте.
Түбән Кама “Нефтехим” хезмәткәрләренең балалары һәм гаиләләре дә экологик акциядән алган тәэсирләре белән уртаклашты.
“Чөгә балыгын тәүге тапкыр кулга алдым: моңа кадәр аның турында берни дә белми идем. Судагы маймычларга ялгыш кына кагылган идем: бик йомшак, шомадыр үзләре! Миңа бик ошады! Өебездә дә нәни балыклар бар, мин аларны карыйм, ашатам. Бүген генераль директор белән бергә 4 маймычны суга җибәрдем”, – ди Түбән Каманың 2 нче гимназиясе укучысы Фәридә Сабирова.
“Мондый чаралар балаларны берләштерә һәм табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга өйрәтә. Бүген балаларга чөгәне үз куллары белән суга җибәрү аеруча ошады. Без өйдә дә экология турында кайгыртырга тырышабыз: чүпне аерып җыябыз, авылда булганда, тоткан балыгыбызны кире суга җибәрәбез. Хәзер инде балалар бүген җибәрелгән маймычларның, үсеп, бирегә кире кайтачакларын көтәчәк. Безнең өчен бу – гаилә бәйрәме һәм экологияне кайгыртуның уртак җаваплылык булып торуын күрсәтү мөмкинлеге”, – дип сөйләп үтте чарага хатыны һәм 4 баласы белән бергә килгән Түбән Кама “Нефтехим” монометрлар заводы директоры урынбасары Илнар Локманов.
Безнең белешмә: 2025 елда СИБУР, игълан ителгән ESG-максатка вакытыннан алда ирешеп, 2030 елга кадәр тотрыклы үсешнең яңартылган стратегиясен тәкъдим итте. Компаниянең өстенлекле юнәлешләре исәбенә бизнесны җаваплы төстә алып бару, “яшел” технологияләр хисабына климатка тискәре йогынтыны киметү, социаль башлангычларны хуплау һәм түбән углеродлы, яңадан эшкәртелгән материалларга нигезләнгән продукция күләмен үстерү керә.
Түбән Каманың СИБУР предприятиесе экологияне саклау буенча зур эшләр башкара. Түбән Кама “Нефтехим” Татарстанда беренчеләрдән булып комплекслы экологик рөхсәт (КЭР) алган. Документ якындагы 7 елга I категориядәге гамәлдәге барлык 4 объектның: беренче һәм икенче сәнәгать зоналары, биологик чистарту корылмалары һәм сәнәгать калдыклары полигоны эшчәнлегенең куркыныч тудырмавын раслый.
Түбән Кама “Нефтехим” ЭП-600 яңа этилен комплексында локаль чистарту корылмалары һәм гексен производствосында ябык факел булдырды. Соңгы биш ел эчендә Түбән Кама “Нефтехим” үзенең полигонында калдыклар күләмен 70 проценттан күбрәккә киметте, шулай ук елга суын азрак куллана башлады.
2022 елдан Чулман елгасына су биологик ресурсларын торгызу өчен 800 мең чөгә маймычы җибәрелде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез