“Тугыз кеше белән, шул исәптән подряд оешмалары хезмәткәрләре белән янгын башланган мизгелләрдән әлегәчә бернинди дә элемтә юк. Хәзерге вакытта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең һәм “Түбән Кама Нефтехим” хезмәтләренең бөтен тырышлыгы аларны эзләп табу һәм коткаруга юнәлдерелгән. Предприятиенең кадрлар бүлеге белгечләре һәм психологлары язмышы әле билгесез булып калган һәрбер хезмәткәрнең гаиләсе белән тәүлек әйләнәсе элемтәдә тора”, – дип хәбәр ителгән предприятиенең матбугат хезмәтеннән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез