Түбән Кама шәһәр советының бишенче чакырылышның беренче оештыру утырышында депутатлар шәһәр мэры вазифасына Радмир Беляев кандидатурасын бертавыштан хуплады.
«Безнең барыбыз өчен дә чыннан да үзенчәлекле көн: 59 ел элек Түбән Кама бистәсе шәһәр статусын алган. Оештыру утырышының нәкъ менә шушы истәлекле көнне узуы вакыйгага аерым символизм өсти», – дип билгеләп үтте Радмир Беляев.
Мэр Түбән Камада эшләүнең беренче биш аен шәһәр тормышына тирәнтен чуму чоры дип атады.
«Аның үзенчәлекләре, көчле яклары белән җентекләбрәк танышырга, шулай ук хәл итәргә кирәк булган мәсьәләләрне күрергә мөмкинлек туды. Барлык коллегаларыма һәм шәһәр халкына ярдәм күрсәткәнәрне, ачык итеп аралашканнары, активлык өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә», – дип өстәде ул. Радмир Беляев киләсе еллардагы эшчәнлекнең өстенлекләре турында да сөйләде.
«Безнең максат – Түбән Кама исемен бөтен илгә яңгырату. Шәһәрнең икътисади муллыгы нигезен көчле нефть-газ химиясе һәм нефть эшкәртү комплексы тәшкил итә. Зур оешмаларыбыз шәһәрне төзекләндерүгә, мәгарифкә, фәнгә, сәламәтлек саклауга, экологиягә, спортка, балалар һәм яшьләр үсешенә зур өлеш кертә», – дип ассызыклады мэр.
Беляев шулай ук кадрлар кытлыгы проблемасына да тукталды. «Бүген бюджетның күп кенә өлкәләрендә, аеруча медицинада, торак-коммуналь хуҗалыкта, хезмәт күрсәтү һәм хокук саклау структураларында кадрлар җитмәү мәсьәләсе бар. Шуңа күрә минем һәм депутатлар корпусы өчен өстенлекле бурычларның берсе – нәтиҗәле кадрлар сәясәтен булдыру», – дип билгеләп үтте ул.
Хәзерге көндә өстенлекле бурычларның берсе – махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен яклау.
«Ай саен Түбән Камадан сугышчыларга һәм анда яшәүче халыкка гуманитар ярдәм җибәрелә. Бу администрация, предприятиеләр, эшмәкәрләр, хәйриячеләр һәм волонтерларның системалы эше. Без барлык геройларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү, заманча мемориаль комплекс булдыру бурычын куйдык», – дип ассызыклады мэр.
Барлык башлангычларның төп максаты – халыкның тормыш рәвешен яхшырту икәнен дә искәртте. «Алдынгы предприятиеләр һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән, бердәм команда булып эшли башласак, якын биш ел эчендә шәһәрне үстерү буенча барлык максатларны һәм планнарны тормышка ашырачакбыз. Түбән Каманы бәхетле кешеләр, уңайлы тормыш, балаларны гармонияле тәрбияләү, сыйфатлы белем алу, һөнәри үсеш, ял итү һәм рухи яктан үсү мөмкинлеге булган шәһәргә әйләндерәчәкбез», – дип йомгаклады Беляев.
Нәтиҗәләр игълан ителгәннән соң, Радмир Беляев мэр антын бирде һәм сессияне алып баруын дәвам итте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез