Газетага язылу

Түбән Камада бердәм милли мәгариф кластерын булдырырга ниятлиләр

Түбән Камада беренче һәм икенче гимназияләр һәм 83 нче балалар бакчасы базасында милли белем һәм тәрбия бирүнең бердәм кластерын булдырырга ниятлиләр. Бу хакта бүген Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Түбән Кама районына эш сәфәре кысаларында шәһәрнең мәгариф учреждениеләрендә булганда сөйләде.

 

Парламент җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы М.Җәлил исемендәге 1 нче гимназиядә,  Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә, 83 нче балалар бакчасында һәм балалар экология-биология үзәгендә булды. Педагоглар һәм укучылар белән шулай ук Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов, Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев аралашты.

Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназия быел капиталь ремонттан соң ишекләрен ачкан. Биредә спорт һәм актлар заллары, ашханә һәм башка киңлекләр яңартылган, шулай ук янәшәдәге территория төзекләндерелгән. Яңа уку елыннан башлап гимназиядә 500дән артык укучы белем ала, дәресләр рус һәм татар телләрендә уза.

Педагогларны, укучыларны һәм аларның ата-аналарын сәламләп, Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов яңартылган гимназиянең нәкъ менә Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуны бәйрәм иткән елда ачылуының символик мәгънәгә ия булуын  билгеләп үтте. «Монда милли мәгариф мәсьәләләренә бик игътибарлы карыйлар, мин моны күрәм, бигрәк тә укучылар белән аралашканнан соң, – дип басым ясады  Марат Әхмәтов. – Тулаем алганда, без Түбән Камада уңай үзгәрешләр күрәбез. Шәһәр һәрвакыт республикада иң яхшыларның берсе булырга омтыла һәм моны һәрвакыт исбатлап килә. Сезнең  район җитәкчесе эре инвесторлар белән дә, халык белән дә уртак тел таба».

«Миңа бу гимназиягә беренче тапкыр килү белән ни өчен балаларның башка, яңа мәктәпләргә күчүләре аңлашылды, чөнки бинаның торышы канәгатьләнерлек түгел иде, – дип искә төшерде Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев. – Хәзер, республика җитәкчелеге ярдәме белән, ел ярым эчендә ишегалды һәм гимназия үзе яңартылды. Бу бик кыйммәт тора. Ләкин эш тышкы кыяфәттә генә түгел. Милли мәгарифнең эчтәлегендә дә үзгәрешләр мөһим. Түбән Камада бу нисбәттән потенциал зур».

Бүген Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов 2023 елда капиталь ремонтланган Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә булды. Агымдагы елның августында уку йорты территориясендә «акыллы» спорт мәйданчыгы барлыкка килгән. Биредә футбол кыры, баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары, шулай ук урам тренажерлары булган воркаут зонасы төзекләндерелгән. Аның төп үзенчәлеге – цифрлаштырылган булуы. Һәр тренажерда QR-код урнаштырылган, аны ачып күнегүләр башкаруның дөрес техникасын күрсәткән видеодәрес белән танышырга мөмкин. Әлеге дәресләр профессиональ тренерлар тарафыннан әзерләнгән. Мәйданчык «Россия спорты» дәүләт программасының «Бизнес спринт (Мин спортны сайлыйм)» федераль проекты кысаларында булдырылган һәм Түбән Камада икенче «акыллы» спорт мәйданчыгы булып тора.

Марат Әхмәтов шулай ук татар этномәдәни компоненты булган 83 нче балалар бакчасын карады. Татар телен һәм мәдәниятен биредә уен формасында өйрәнәләр. Хәзерге вакытта балалар бакчасында 11 төркем оештырылган, музыка һәм физкультура заллары, ЛФК кабинеты, медицина блогы, татар теле кабинеты һәм татар көнкүреше музее эшли. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашалар һәм алдынгы урыннарны яулыйлар.

Әмма 1991 елда төзелгән бинада бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән. Ел саен бары тик косметик ремонт кына ясалган Һәм бүген бина капиталь ремонтка мохтаҗ. Бу хакта Марат Әхмәтовның балалар бакчасының педагогик коллективы белән очрашуында сөйләштеләр.

Моннан тыш, балалар бакчасын Түбән Каманың бердәм милли мәгариф кластерына кертү мәсьәләләре дә каралды. Бу мантыйкка ярашлы булыр иде, чөнки балалар бакчасын тәмамлаучылар нигездә укырга беренче һәм икенче гимназияләргә бара. Шуңа бәйле рәвештә, белем бирү һәм тәрбия процессын, балалар бакчасы һәм гимназия программаларын үзара яраклаштырып, бердәм итәргә мөмкин.

«Түбәнкамалыларның туган телләргә һәм милли гореф-гадәтләргә карата аерым, сакчыл мөнәсәбәте бар, – диде Марат Әхмәтов журналистлар белән аралашканда. – Республика җитәкчелеге мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясап ярдәм итәргә тырышты. Беренче гимназия дә, икенче гимназия дә – Түбән Кама шәһәренең милли мәгариф нигезе. Минемчә, эшнең беренче этабы тәмамланды. Хәзер милли мәгарифнең эчтәлегенә игътибарны юнәлтергә кирәк. Кластер системасының киңәюе һәм алга таба эшләве мөһим. Бер системада бердәм организм буларак эшли алсын өчен кластерлар системасында балалар бакчалары, мәктәпләр, ә бәлки, башка белем бирү оешмалары да, булырга тиеш. Шул чакта туган телдә белем алырга теләүче укучыларның даими агымы булачак. Бу системага ата-аналар кушылса тагын да яхшырак, чөнки барысы да гаиләдә башлана. Нәкъ менә шул вакытта без бердәм «милли яшәү мохите» – гаилә, балалар бакчасы, мәктәп турында сөйләшә алыр идек».

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре