Түбән Камада ике яшьлек малай, күлләвеккә егылып, 1-2 дәрәҗәдә пешкән. Mash Iptash телеграм-каналы шул хакта хәбәр итә.
Бу хәл бала әти-әнисе белән паркта йөргән чагында булган. Зурлар ларекта кукуруз сайлап торган чагында сабый шул тирәдәге агулы күлләвеккә барып төшкән. Сабыйның аягындагы пешү эзләрен өйгә кайткач кына күреп алганнар. Малай кичекмәстән хастаханәгә озатылган.
Килеп туган хәлне видеокүзәтү камерасы “тотып алган”. “Секунд эчендә балага шундый зыян килсен әле!” – дип шакката кадр артындагы хатын-кыз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез