Колмакчы – өч милләтле авыл. Түбән Кама районының берләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Гөлназ Арсланова фикеренчә, әлеге зур бәйрәм якташларны тагын да дус һәм бердәм итәчәк.
- Колмакчы – бай тарихлы авыл. Аның тарихы 1680 нче елларга барып тоташа. Икенчедән, ул искиткеч матур табигатьле урынга урнашкан. Ул авыл халкын гына түгел, шәһәр халкын да үзенә җәлеп итә торган матур авыл. Анда 300ләп кеше яши. Алар бик дус, тату булып тормыш итәләр. Анда яшәүчеләр инде май аеннан бирле бердәм булып әлеге бәйрәмгә әзерләнә: чишмәләрен төзекләндерделәр, урамнарны, капка-коймаларына кадәр яңарткан йортлар бар. Авыл җанлы, аның үсеше өчен янып-көеп яшәүче Марат Губеевка аерым рәхмәт, әгәр андый егетләр булса, авыллар әле яши, – диде ул.
Бәйрәм урамда иртәнге сәгать унда башланып, көндезге сәгать өчкә кадәр дәвам итәчәк. Кунакларны «Кунакчыл йорт» мәйданчыгында сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган табын каршы алачак. Каз маенда пешкән ботка, мичтә кыздырылган коймаклар белән сыйлаучылар - бер йортта дүрт буын булып яшәүче Фәйзетдиновлар гаиләсе. Узган ел 400ләп кунак кабул иткән булсалар, быел бу саннар берничә тапкырга артачак.
Кунакларга Фәйзетдиновларның нәсел тоткасы – 100 яшьлек Асия апа белән дә очрашырга насыйп булачак. Каз өмәсе аерым мәйданчыкта гөрләсә, икенче мәйданчыкта балалар өчен мастер-класслар оештырылачак, «Каз тәпие» зоопаркы көтә, интерактив уеннар оештырыла, «Инеш моңы» алачыгында исә «Нардуган» ансамбле чыгышы куандырачак, авыл тарихы һәм бәйрәм традицияләре сөйләнәчәк. «Әйдә, базарга!» ярминкәсе дә эшләячәк, каз үстерүче фермерлар үз продукцияләре белән сәүдә итәчәк. Бәйрәм ахырында кунакларны эстрада җырчылары катнашында зур концерт программасы көтә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез