«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Туфан Миннуллин исемендәге «Заман кыңгыравы» милли драматургия театр фестиваль-бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе узды.
Бәйгедә Татарстан театрларыннан кала Башкортсан, Оренбург, Мари Иле һәм хәтта Үзбәкстаннан да катнашучылар көтелә. Ул 13 октябрьдә Түбән Кама шәһәрендә башланып китәчәк.
«Үзебез дә Туфан Миңнуллин исемен йөрткәнгә һәм аның 90 еллыгын истә тотып, без быелгы фестиваль-бәйгене Туфан абыйга багышларга булдык», - диде, бәйгенең драматургка багышлауын аңлатып, Түбән Кама татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Лилия Әхмәтова.
Туфан Миңнуллин исемен һәм аның иҗатын популярлаштыру максатыннан булдырылган фестивальдә ни бары 13 спекталь куелачак. Оештыручылар фикеренчә заявкалар саны аз булу бик кызганыч хәл. Бәйгенең уникальлеге дип оештыручылар киләсе елларда бәйге татар драматургиясенә өлеш керткән шәхесләргә багышланачагын атады.
«Драма әсәре туу – кыңгырау шикелле. Бер пьеса туса, ул шаулый башлый. Шуннан чыгып, фестивальне дә «Заман кыңгыравы» дип атадык», - диде Татарстанның халык артисты Рөстәм Галиев.
«Заман кыңгыравы» 3 мәйданчыкта узачак. Моннан кала катнашучыларга мәдәни һәм күңел ачу программасы да каралган. Бу, әлбәттә, театр коллективларына тәҗрибә уртаклашу һәм тыгызрак арашу өчен менә дигән мөмкинлек.
«Түбән Кама шәһәренең фестивальне халыкара дәрәҗәдәге фестиваль итеп ясарга бөтен мөмкинлекләре бар. Беренче тапкыр уздырылганда ук Туфан Миңнуллин исемендә булгач, бигрәк тә. Ул бит Россия күләмендә генә түгел, Төрки дөньяда да киң урын алган драматург. Туфан абый әсәрлеренең дөньякүләм чыгарган нигезе бар. Аның әсәрләре бер заман өчен генә язылгшан түгел, алар киләчәк өчен язылган»,- дип, үз фикерен белдерде Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рауза Солтанова.
ТаңЧулпан
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез