Туташның башына алка эләккән булган.
Инде хәбәр ителгәнчә, Түбән Кама шәһәрендә “Нефтехимик” белән “Ак Барс” хоккей командалары уйнаганда күңелсез хәл булып алган. “Нефтехим арена”дагы уен вакытында җанатарның башына шайба эләккән. Уенны берникадәр вакытка туктатып торырга туры килгән.
 “KazanFirst” хәбәрчесенә “Нефтехимик” хоккей клубының матбугат җитәкчесе Исмаил Рамазанов әйтүенчә, туташ уенга Әлмәттән килгән булган. Башына алка тигәннән соң аңа медицина ярдәме күрсәтелгән.
 – Без зыян күргән туташка, күңелен күтәрү йөзеннән, клуб атрибутикасын һәм “Нефтехимик”ның якындагы уеннарына чакыру билетлары җибәрдек, – дип сөйләп үткән хәбәрчегә матбугат секретаре.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез