Газетага язылу

Түбән Камадагы фаҗигадән соң бер тәүлек эчендә психологларга 100ләп кеше мөрәҗәгать иткән

“Түбән Кама Нефтехим” производствосындагы фаҗигадән соң җирле район үзәк хастаханәсендә психологик ярдәм буенча “Кайнар линия” эшли башлаган. Аның аша бер тәүлек эчендә 100ләп кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Бу хакта шәһәр хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итте.

 Телефон аша Түбән Кама күп профильле район үзәк хастаханәсе (НЦРМБ) психологлары һәм Мәгариф идарәсе белгечләре җавап бирә.

Белгечләр эшен көчәйтү өчен Түбән Камага Россия МЧС психологлары да килгән.

“Кайнар линия”  – 8(8555)32-22-01 тәүлек әйләнәсе эшли.  

Исегезгә төшерәбез: “Түбән Кама Нефтехим” предприятиесендәге янгыннан соң 22 кеше хастаханәдә дәвалана. 3 кеше һәлак булды. Коткару-эзләү, хәрабәләрне чистарту эшләре дәвам итә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре