Соңгы ике көндә туктаусыз диярлек явып торган кар коммуналь һәм юл хуҗалыкларының эшен бермә-бер арттырды. Авыл халкы да бу көннәрдә тирләп-пешереп иртәле-кичле кар көри. Эш арасы зарланып та алалар. Хәер, озын яллар һәм артык күп ашаудан соң бу үзенә күрә бер физкультура. Шәһәр халкының исә бөтен өмете коммуналчыларда. Тик алар да өлгерми.
Ә менә Түбән Каманың үзәк мәчетенә намазга килүчеләр бу мәсьәләне үзләре хәл итә: олысы-кечесе кулына көрәк алып, мәчет тирәсен кардан чистарта. Күмәк көч белән тотынгач, эш озакка бармый. Кыскасы, алдан планлаштырылмаган өмә килеп чыга.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез