Хәзер кеше бер-берсе белән аралашмый башлады, дибез. Без моны бик ачынып әйтмибез инде, күңелсезлек чыганагы кебек кенә кабул итәбез. Элек кеше шау-гөр килеп шулхәтле рәхәт яшәгән, ә без шундый ләззәтләрдән мәхрүм дигән кебек кенә. Алай гына түгел ул.
Менә без синең белән авыр йөк төялгән арба тартып барабыз, ди. Юл я сикәлтәле, я тайгак. Арба әле дөбер-шатыр катканак буйлап бара, әле аркылы килердәй булып салулый. Менә монда без бер-беребез белән аралашырга мәҗбүрбез. «Әй, алай итмә, болай ит… Сак бул!» – дип кисәтү, адым саен шуны кабатлау мөмкин түгел. Шуңа без бер-беребезне сүзсез дә аңлап торырга мәҗбүрбез. Хәлләр кискен чакта сүзләр артык, алар вакытны ала, андый чакта хәрәкәт итәргә кирәк. Сүзсез. Ләкин бер тәртә арасында бер максат белән хәрәкәтләнү – үзе үк аралашу. Аның югары ноктасы. Табын янында сөйләшеп утыру ул әле аралашу да, аралашудан качу да булырга мөмкин. Ә бер йөкне бергә тарту – аралашу, хәтта ярты авыз сүз әйтешмәсәң дә.
Хәтта бер-беребезгә карата мөнәсәбәтебез артык җылы булмаса да, үзара җан атышып тормасак та, бер тәртә арасына баскач, без барысын да онытып, бер максатка омтылырга тиеш. Шунсыз мөмкин түгел. Чөнки бу арбаны без аерым-аерым тарта алмыйбыз. Синең дә көчең җитми, минеке дә. Ә тартырга кирәк, анда безнең өчен иң кадерле нәрсәләр төялгән, шуларны һәрберебез үзенең якыннарына алып кайтырга тиеш. Әти-әнисенә, сөйгән кешесенә, балаларына. Алып кайта алмасак, аларны һәлакәт көтә. Аларны югалтсак, үзебез дә югалачакбыз. Шуңа без синең белән берләшергә, аралашырга мәҗбүрбез. Без синең белән күзгә күренмәс ныклы җеп белән бәйләнгәнбез, качып котылырга теләсәк тә, ычкына алмыйбыз. Ычкынырга теләмибез дә, без бергә булырга һәм өлешебезгә тигән шушы изге йөкне үз урынына илтеп җиткерергә тиешбез.
Син шундый халәтне күз алдыңа китерә аласыңмы? Аласың, әлбәттә. Үз тормышыңнан әллә нинди мисаллар белән дә ныгыта аласың әле. Гаилә дә шулай бит инде. Ир белән хатын бер арбага җигелә дә, яшьлекләре, дәрт-дәрманнары, бөтен матурлыклары коелып төшеп, әби-бабай булганчы тарталар. Ата-аналары, балалары, туган җирләре һәм башка якын затлары хакына. Хәтта бер-берсеннән гарык булып бетсәләр дә, алар шушы йөкне тиешле урынга илтеп куярга тиешләр. Бу – аралашу.
Гаиләдә, әлбәттә, җиңелрәк. Чөнки ир белән хатын арасында мәхәббәт тә булырга мөмкин. Күзгә күренми, кулга тими, купюралап чутлап булмый торган нәрсә инде ул үзе, тик мәхәббәт булса, барысына да түзәсең, бөтен авырлыкларның да вакытлыча икәнен аңлыйсың. Һәм чынлап та шулай ул: мәхәббәт булган җирдә мәхәббәт кенә мәңгелек, калган барысы да вакытлыча.
Туганнар арасында да шулай. Дуслар арасында да. Бөтен җирдә дә. Без барыбыз да бер арбага җигелгәнбез һәм шуны бергәләшеп тартып барырга тиешбез. Аерым-аерым тартып булмый аны. Тартып була, ләкин барып булмый. Ә безгә барырга гына түгел, алга барырга кирәк. Шуңа без аралашабыз, вак-төяк үпкәләшләрне сеңгереп ыргытабыз һәм бергә яшибез.
Чөнки без бер-беребезгә мохтаҗбыз. Мәхәббәт тә, туганлык та, дуслык та – зур көч, әлбәттә. Әмма кешеләрне берләштерә торган иң кодрәтле тылсым – мохтаҗлык ул. Бер-береңә мохтаҗлык. Моны исбатларга кирәкми, теләсә, һәркем миллионлаган дәлил таба ала. Һәм, гомумән, мин әйткән нәрсәләрнең күбесенә ышан гына син, дәлилләр эзләп, минутлар уздырма, вакыты җиткәч, тормыш үзе раслар…
Чамаладыңмы инде тел төбемне. Икәү бер арбага җигелеп тартканда гына без бердәм. Хәтта арабызда килешмәүчеләр булса да, без бердәм булырга мәҗбүрбез. Бер арбаны тарткан вакытта без бер-беребезгә мохтаҗбыз.
Кеше хәзер бер-берсе белән аралашмый башлады, дибез… Моны бик ачынып әйтмибез инде, күңелсезлек чыганагы кебек кенә кабул итәбез. Чөнки безнең үзебезнең дә аралашуга артык мохтаҗлыгыбыз юк. Без беркем белән дә уртак арба тартмыйбыз. Һәркайсыбызның – үз арбасы. Без инде якыннарыбыз, әти-әниләребез, сөйгән кешеләребез, балаларыбыз янына ашыкмыйбыз. Чөнки арбаларыбызда аларны һәлакәттән коткара торган изге дә, кыйммәтле дә нәрсәләр түгел. Якыннарыбыз да безне тилмереп көтеп тормый, алар каядыр бара. Аларның да – үз арбалары. Бөтен кеше Җир буйлап үз арбасын тартып бара. Арба тарткан адәмнәр күп… Күп!
Ә юл берәү генә…
Шуңа хәзер кешеләр яраткан кешеләре, туганнары, дуслары белән якынрак булырга түгел, ә үз арбасы белән такыр юлга эләгергә тели. Шуның өчен тырыша. Әгәр такыр юлның уртасына килеп эләксә, якыннарын да туплар, шул юлны мирас итеп тә калдырыр сыман тоела. Тик юл уртасына килеп җиткәч, барысы да онытыла, чөнки чүт кенә арырак тагын да яхшырак урын барлыгы ачыклана.
Кешедә бүген кешегә мохтаҗлык юк. Бу – фаҗига. Бер-берсен кирәксенмәгән бәндәләр әллә нинди кабахәтлекләргә барырга сәләтле. Бер-береңне саклау түгел, ә такыр юл өчен көрәш барган чорда теләсә кайсы хәшәрәтлек, вәхшилек тә табигай хәл булып тоелырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез