Туй кортежындагы машина юл транспорт һәлакәтенә очырап 3 кеше һәлак булган. Бу хакта "Российская газета" яза.
Бу вакыйга Дагыстанның Карабудахкент районында була.
Полиция мәгълүматлары буенча, туй кортежы тантанага бара. Артта калган "BA3-21144" йөртүчесе башкаларны куып тотарга теләп зур тизлектә юлның каршы ягына чыга һәм Мерседес-Бенц машинасы белән бәрелешә.
Нәтиҗәдә, Lada машинасын йөртүче һәм аның ике дусты шунда ук һәлак булган, дип хәбәр иттә Республика эчке эшләр министрлыгы. Аларның икесенә-19, өченчесенә 20 яшь булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез