Тукай кемгә охшаган?

«Арча хәбәрләре» газетасы редакциясендә эшләүче каләмдәшләрем Ильяс Фәттахов һәм Румия Нәдершина белән сөйләшеп утырганда Арча җирендә туып-үскән атаклы шәхесләрнең фоторәсемнәре турында сүз чыкты. Мин редакциягә Габденнасыйр Курсави турында мәгълүматлар белешергә кергән идем. Ильяс кулыма «Курсави укулары»нда ясалган нотыклар бастырылган китапчык тоттырды. Аның тышкы битендә Курсавиның рәсеме тора иде. Зыялы шәхес, гыйлем иясе икәне йөзенә чыккан. Тик менә бу йөзне кем ясаган? Курсави заманында фотоаппаратлар булмаган. Фотоаппарат 1820 елда Франциядә уйлап табылган, диләр, ә Курсави 1776 елда туган, фотога төшерү башланганчы вафат та булган.

Димәк, ул заман кешеләренең портретларын я аларны үзләре күргән кешеләр ясаган, я кемнеңдер сөйләүләре буенча профессиональ рәссам эшләгән. Бу портретлар еллар узган саен яңартыла торып, шәхесләрнең йөз чалымнары да үзгәргәндер. Ильяс белән Румия әнә шундый шик белдерделәр.

Бер иҗади оешма рәисе бүлмәсендәге Тукай портретын күреп шаккаткан идем. Рәис үзе дә: «Тукайга бөтенләй охшамаган бу», – ди. «Алайса, ник алыштырмыйсыз?» – дигәч, уйга калды. «Ә Тукайның кайсы фотосының күчермәсен эшләтергә?» – диде.

Хәзерге көндә иң таралган, бөтен дәреслекләрдә бирелгән, урамнарга куелган портретта Тукай – түгәрәк йөзле, купшы киенгән, түбәтәйле чибәр бер егет. Рәсми мәгълүматлар буенча, Тукай нибары ун мәртәбә фотога төшкән. Әлеге портрет – оригиналь фоторәсемнең күчермәсе, диләр. Шул ук вакытта әлеге портретны ясарга кешегә өстән берәр әмер булмады микән, дигән фикер дә бар. Ягъни халык күңелендә Тукай тышкы кыяфәте белән дә чибәр шәхес булып сакланырга тиеш. Бу сүзләрне әйтүче җитәкченең исемен дә атыйлар. Әмма расланмаган нәрсә турында язып гөнаһлы буласы килми. Тарихи истәлекләрдә язылганча, рәссамнарны шагыйрь портретын ясарга рухландырган әлеге фото 1908 елда Семен Иванов ательесында эшләнгән.

Җаектан Казанга кайтуга Тукай мондагы татар газеталарына һәм журналларына шигырьләрен бирә башлый. Дөресрәге, шигырьләрен аннан сорап алалар. Һәм газета-журнал өчен Тукайның фоторәсеме кирәк була. Шагыйрьнең якын дусты Вафа Бәхтияров язганча, бу фоторәсемдә Тукай нәшер Борһан Шәрәф кушуынча, көр буржуй сыман итеп сурәтләгән. Әмма бу шагыйрьнең чын йөзе түгел, ретушьлап ясалган сурәте. Башындагы кәләпүше дә, муенындагы галстугы да үзенеке түгел.

Шәрәф аны гасыр башы дендие, ягъни заман модасы белән киенгән кеше итеп күрсәтергә теләгән. Бу юлларны язганда кемнәндер көләсе, кемнедер кимсетәсе килми. Тик менә күңел түрләрендә, олпат шәхесләребезнең үз йөзен сакларга иде, дигән уй да бар. Ярый, йөз, кыяфәтне бераз үзгәртү ул кадәр үк куркыныч түгел дип күңелне юатыйк та ди. Иң куркынычы – заман идеологиясенең шәхесләргә мөнәсәбәтедер, дип уйлыйбыз. Ягъни, мәсәлән, аларны бер чорда каһарман итү, икенче бер чорда явызга әйләндерү, дошман ясау җәмгыять өчен бер дә файдага түгел, ул җитәкчелеккә, идеологиягә ышанычны какшатырга мөмкин. Тотрыксызлык кешенең җанын ашый инде ул. Без, тарихны шәхесләр ясый, дибез. Шул ук вакытта шәхесләрне юкка чыгару берни дә тормый. Бу инде портретларда кайбер чалымнарны гына үзгәртү түгел.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре