Тукай районында яңа җитәкче: «Районыбызны бергәләп яшәү өчен тагын да уңайлы итә алабыз»

Бүген, 22 сентябрьдә, Тукай муниципаль районында сайлаулардан соң район Советының беренче оештыру җыелышы узды. Көн тәртибенең төп мәсьәләсе район башлыгын сайлау булды.

Ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, депутатлар бертавыштан Камил Нәҗмиевны сайлады. Ул ант кабул итте һәм рәсми рәвештә вазифасына кереште, хезмәттәшләренә ышанычлары өчен рәхмәт белдерде.

«Тукай районын бергәләп тагын да уңышлы һәм яшәү өчен уңайлы итә алабыз дип ышанам», – дип билгеләп үтте Нәҗмиев.

Район башлыгы урынбасары вазифасына соңгы елны башлык вазифаларын башкарган Рөстәм Закиров яңадан сайланды.

Утырышта Совет депутатлары, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре, шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Бариев, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре