Газетага язылу

Тукай районында участок хуҗасына мунча төзегән өчен штраф салганнар

Тукай районы прокуратурасы Әҗмәкәй авыл җирлеге территориясендә мунча комплексы ачкан хатын-кыз тарафыннан җир законнарының үтәлешен тикшерде.

Хатын-кыз, ИЖС өчен билгеләнгән җир кишәрлеге милекчесе буларак, территорияне тиешле дәрәҗәдә файдаланмаган. Торак йорт салу урынына участокта коммерция объекты - мунча комплексы оештырылган.

Ачыкланган хокук бозулар факты буенча прокуратура күзәтчелек чараларын башлап җибәргән. Участок хуҗасына карата административ хокук бозу турында эш кузгатылган.

Милекче үз гаебен танымаса да, ТР буенча Росреестр идарәсенең бүлеге прокуратура позициясен хуплаган. Материалларны карау нәтиҗәләре буенча гаепле затка дәүләт табышына 10 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре