Тукай районында хатын-кыз белән ир-ат квадроцикл белән ауган: икесе дә үлгән

Бүген төнлә Татарстанның Тукай районы Кече Шилнә авыл җирлеге территориясендә «Бриз» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә ир-ат белән хатын-кызның үле гәүдәләре табылган. Бу  хакта Татар-информ хәбәр итә.

Татарстан прокуратурасының якынча мәгълүматлары буенча, алар квадроциклда йөргән. Бер мизгелдә йөртүче идарәне югалткан, нәтиҗәдә транспорт чарасы әйләнеп капланган.

Табиблар килгәнче алар алган тән җәрәхәтләреннән үлгән.

Фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау өчен урынга Тукай районы прокуроры урынбасары Эдуард Имамов барган. Процессуаль тикшерү оештырылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре