Телевизордан көн саен диярлек «Бои без правил» күрсәтәләр. Мин бу сүзләрне татарчага тәрҗемә итә алмадым. «Без правил» дигәнен «кагыйдәләрсез» дияргә була инде, ә менә «бой» белән нишләргә? «Сугышу», «бәрелеш» дип тәрҗемә итсәң, колакка да ятышлы түгел, мәгънәсе дә спорт төрен атауга туры килми. Исеме булмагач, җисеме дә юк микән әллә, бер-беребезне аң җуйганчы, үтергәнче кыйнау татарга хас түгел микән, дип тә уйлап куйдым. Аптырагач, язмамны «тукмашу» дип атадым.
Тарихта тамашачының күңелен ачу өчен кеше үтерүләр булган инде ул.
Борынгы Рим гладиаторлары турында укымаган, белмәгән кеше юктыр.
Ә менә гладиаторлар сугышының Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен кешене корбан итү йоласының дәвамы булуын күпме кеше белә икән? Шөкер кешелек канлы йолалардан арына бара, әмма тулысынча түгел. Мин әлеге дә баягы «бои без правил», ягъни кагыйдәләрсез тукмашуны күз алдында тотам.
Спортның бу төре безгә Америкадан килеп кергән. Дөрес, аның рәсми атамасы ММА, ул – тукмашуның төрле алымнарын үз эченә алган спорт төре.
Көч сынашучылар тәмам канга батмыйча туктамаганнар һәм элегрәк ММАны «кровавая бойня» дип йөрткәннәр. Тора-бара кайбер тыюлар кертеп, кан кою кимегән. Әмма үзегез шаһит: бу тукмашуларда һаман да «кансызлык» шәйләнә әле. Күгәргән, шешенгән, канга баткан йөзләр; егылган кешене куллар-аяклар белән типкәләү, бугазлап алу – барысы да бар анда.
Без – спортның чын сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән елларын күреп үскән буын. Боксчылар – дөнья, Олимпия чемпионнары Валерий Папенченко, Борис Лагутин, Дан Позняк, Владимир Енгибарян – безнең кумирларыбыз булды, исемнәре бүген дә хәтердә. Рингта без аларның һәр алымын сокланып күзәтә идек. Күрәсең, бокс – сәнгать дәрәҗәсендәге спорт төре булган. Халыкара турнирларны көтеп ала идек. Телевизор каршына бөтен малай-шалай җыела иде әле. Һәр өйдә телевизор да юк бит, күршеләргә йөгерешә идек.
Дөрес, бүген ММАны да сәнгать, «катнаш сугышу сәнгате» (смешанное боевое искусство) дип атыйлар. Әмма бу сәнгатьнең ни дәрәҗәдә соклану хисләре тудыруы бәхәсле. Киресенчә, яшьләр күңелендә явызлык тудырмый микән ул?!
Телевидение экраннарындагы кансызлык, егылган кешене җаны чыкканчы дигәндәй типкәләү тормышыбызга да күчә башлады кебек. Үсмерләрнең, берсеннән берсе уздырып, егылган кешене типкәләүләрен телеэкраннардан еш күрә башладык. «Бои без правил»да хәтта үсмер кызлар да катнаша.
Бу хакта язарга исәп тә юк иде. Беркөнне Никита Михалков алып барган тапшыруны карадым һәм аның кайбер сүзләренә сискәнеп куйдым.
Сүзен-сүзгә истә калдырмадым. Әмма яшьләрнең телеэкраннар аша ниләр күреп үсүенә һәм тормышта шуның кабатлануына, бойцовский клубларның милләтара ызгышларда, урам чуалышларында катнашырлык яшьләр әзерләвенә ишарә итте ул.
Крокус концерт залына һөҗүм итеп, 140 тан артык кешене үтерүчеләрнең дә әлеге ярым яшерен клубта тәрбияләнүен әйтте. Күңелдә үзеннән-үзе «Кая барабыз?» дигән сорау туды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез