Тукта, тынычлан, балам! Татарстанда чыгарылыш укучылары БДИ тапшыра башлады

Бүген республика укучылары рус теленнән имтихан тотты. Анда 14300 кеше катнашты. Башкаладагы 6 нчы гимназиядә оештырылган имтихан пунктына Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да килде. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларына киңәшләрен бирде.

Укучылар имтиханны үзләре белем алган мәктәптә түгел, башка уку йортында тапшыра. Тәртибе шундый. Шуңа күрә балаларны күрше мәктәпләргә укытучылары озата. Яшьләрнең кәефләре яхшы. Күбесе, бездә курку хисе дә юк, ди. Әмма борчылучылар да юк түгел. Араларында төн буе дога кылучылар да, чиркәүгә барып, шәм куючылар да бар. Мондый чакта ырым-шырым да искә төшә.

– Имтиханга барганда, чәчеңне юма, сакалыңны кырма, диләр. Ә мин киресен эшләдем. Андый сүзләргә ышанмыйм. Иң мөһиме – башыңда белемең булсын, – ди Тимур Шәрипов.

Дана Халикова башкаладагы 83 нче лицейны тәмамлый. Рәхмәтле икәне әллә каян күренеп тора. Иң элек рус теле укытучысы Ирина Горшкованы мактады. Сыйныфташлары берсе дә репетиторга йөрмәгән икән. Һәр дәрестә инша язганнар. «Белемебезгә ышанабыз, шуңа күрә нигә борчылырга? БДИ булсын ул. Әмма артык катлаулы биремнәрне үзгәртергә кирәк», – ди Дана.

Данис Рәхмәтуллин да БДИны кирәк дип саный. Ни өчен дигәндә, беренчедән, укучылар азрак күчерә, икенчедән, теләгән вузларына укырга керә. Үзе исә Петербургка китәргә җыена.

Ә менә Ринат Бәдретдинов көн саен Питрәчтән башкаладагы 78 нче лицейга йөреп укыган. Дүрт ел буе авыл белән шәһәр арасын таптаган ул. «Районда белем бирү ошап бетми, лицейда исә бар да югары дәрәҗәдә. География укытучысы булачакмын. Мәктәп мине куркытмый. Әтием – укытучы, аның һөнәрен дәвам иттерәчәкмен», – ди ул.

Металл кыса янәшәсендә торган балаларны Илсур Һадиуллин: «100 балл түгел, чик баллны үтеп, югары уку йортына керү өчен яхшы нәтиҗә мөһим», – дип тынычландырды. Журналистларга исә: «Укучыларның берсенең дә имтиханнардан куып чыгарылмавын, бернинди шпаргалкалар кулланмавын телим. Иң мөһиме – балаларны һәм әти-әниләрне тынычландыру. Сез бит үзегез дә аларның ничек борчылганын күреп торасыз. Тормышта сынаулар күп булачак әле. Әти-әниләр балаларына шуны аңлатсын иде», – диде министр.

Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов та балаларны тынычландыру өчен ни эшләгәннәре турында сөйләде.

– Имтиханга әзерләнү өчен укучылар, укытучылар, әти-әниләр, психологлар белән зур эшләр башкарылды. Рус телен башкалада 5800 кеше тапшыра. Әлбәттә, каушаган балалар да бар. Аларга ышаныч бирү өчен, мәктәпкә кергәндә: «Син булдырасың», «БДИ тормышта иң зур сынау түгел», – дигән сүзләр яздык, – диде Ирек Ризванов.

Барлык кабинетлар да онлайн күзәтү җайланмалары белән җиһазландырылган. Шпаргалка кулланасың, бик еш кыбырсып утырасың, бәдрәфкә еш йөрисең икән, камера сине шундук теркәп куячак.

Рус теленнән республикада барлыгы 106 пункт ачылган. Шуларның 83е – мәктәпләрдә, 23е – авыру балаларның өйләрендә. Быел биремнәрдә һәм бәяләүдә берникадәр үзгәрешләр кертелгән. 27 биремнең иң соңгысында инша яздыралар. Монда инде тел байлыгың да, китапны ни дәрәҗәдә укуың да, фикереңне әйтә белүең дә сорала. Аттестат алу өчен ким дигәндә 24 балл җыярга кирәк.

– Бернинди кәгазь дә кирәкми. Биремнәр интернет аша килә. Материалларны аудиторияләрдә бастырабыз һәм сканер аша үткәрәбез. Өченче ел инде шундый технологияләр кулланабыз. Биремнәрнең бер өлешен – компьютер, икенчесен белгечләр тикшерә, – дип сөйләде министр БДИ бирү тәртибе турында.

Быел апелляциягә бирү тәртибе үзгәргән: гаризаны электрон рәвештә тапшырып була. Тагын бер яңалык: 4–5 июльдә ирекле сынауларның берсен кабат бирергә мөмкин. Рус телен исә 21 июньдә тагын бер кат тапшыру мөмкинлеге каралган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре