Газетага язылу

Түләп кайтару

Югары хезмәт хаклары, торыр җир, эшләр өчен уңайлыклар. Авыл хуҗалыгы тармагына эшкә кайтучыларны иң элек әнә шулар кызыксындыра. Хуҗалыклар аларның теләкләрен үти аламы? Яшь белгечләргә нинди ярдәм чаралары бар, җитәкчеләр аларны ничек җәлеп итә? Без шуларны белештек.

Түләп кайтару

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, республиканың агросәнәгать комплексында 66 меңнән артык кеше эшли, аларның 24 меңе – азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатендә. Белгечләрдән барыннан да бигрәк зоотехниклар (кытлык – 15 процент), мал табиблары (17 процент), агрономнар (14 процент), инженерлар (8 процент) һәм бухгалтер-икътисадчылар (5 процент) җитми. Эшче һөнәрләр буенча 2 мең эш урыны бар. Бигрәк тә механизаторлар, сыер савучылар һәм башка эшче һөнәрләргә кытлык зур. Бүген тармакта 1 меңнән артык чит ил кешесе эшли.

 

Эшенә кызыгып килерлек шартлары һәм хезмәт хакы да булу кирәк бит әле. Узган елның гыйнвар–ноябрь айларында авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакы 69 794 мең сумны тәшкил иткән.

 

Кукмара районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рафак Хәлиуллин сүзләренчә, узган ел районга тугыз яшь белгеч эшкә кайткан. Алар арасында мал табибы да, агроном да, инженер да бар.

 

– Безнең районда авыл хуҗалыгы тармагында белгечләргә кытлык бар, дип әйтеп булмый. Алар җитә, яңалар да килә тора. Ләкин эшкә дип кайтып, 3 елдан соң китәргә теләүчеләр дә күп. Ни генә дисәң дә, шәһәр кызыктыра инде. Кем өчендер авыл тормышы кызыксыз, бертөрле генә булып тоела. Акчаны да шәһәрдә күбрәк эшлим, дип уйлый. Хәзер яшьләр сату-алу белән күп шөгыльләнә бит, – ди җитәкче.

 

Аның сүзләренчә, бүген районда авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакы – 70 мең сум тирәсе.

 

– Авыл хуҗалыгындагы хезмәт хаклары буенча безнең район республикада егерменче урыннарда тора. Бездә дә көчле, яхшы эшли торган хуҗалыклар бар, ләкин хезмәт хакы мәсьәләсендә алар эре агрохолдинглар белән ярыша алмый. Эшләгән өчен акча түләүдән тыш, бездәге көчле хуҗалыклар торакка мохтаҗ булганнарга йортлар төзеп бирә. Андый ярдәм яшьләргә дә, өлкәнрәкләргә дә күрсәтелә. Яшәү урынына кызыгып килүчеләр бар. Хәтта Башкортстаннан да эшкә килделәр. Шуңа күрә яшьләр бер дә кайтмый, дип әйтеп булмый, – ди Рафак Хәлиуллин.

 

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада, укуын тәмамлап, авыл җирендә эшкә урнашкан яшьләргә бер мәртәбә 750 мең сум акча түләнә. Вузда укыганнарга да, урта һөнәри уку йортында белем алганнарга да суммасы бер үк. Гаризаны, уку йортын тәмамлагач, 3 ел эчендә тапшыру мөмкинлеге каралган, әмма белгечнең яше 35 тән артмаган булырга тиеш.

 

Болардан тыш, узган ел студентларның айлык стипендияләре дә арттырылды. Югары уку йортында – 2 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, урта һөнәри уку йортында белем  алучыларныкы 1 мең сумнан 3 мең сумга кадәр күтәрелде. Шулай ук югары уку йорты йортының 3–5 курс студентларына практика узган вакытта өстәмә 3 мең сум акча түләнә.

Булат Сәлахов Арча районының «Ак Барс» агрокомплекс» җәмгыятендә баш агроном булып эшли.

 

– Әлеге хуҗалыкка 2024 елда урнашкан идем. Аңа кадәр дә укуны тәмамлагач, үз һөнәрем буенча эшләдем. Укып чыккач, дәүләттән бернинди дә ярдәм чаралары алмадым. Әллә аңлатучы булмады, әллә үзем дә сузыбрак йөрдем, кыскасы, яшьләргә бер тапкыр түләнә торган акча миңа тәтемәде. Аның каравы хәзер хезмәт хакым яхшы, зарланып булмый, – ди Булат.

 

Узган ел ул, 35 яшькә кадәрге белгечләр арасында уза торган «Үз профессиясендә иң яхшысы» бәйгесендә катнашып, беренче урын алган. Аннан алдагы елда өченче урын тәтегән булган. Ара-тирә менә шундый бәйгеләрнең булып куюы да файдага, ди ул.

 

– Узган ел беренче урын алучылар 50 мең сум акча белән бүләкләнде. Хезмәтне күрә белгәч, рәхәт инде. Мин Арчада яшим. Эш урыныма кадәр 15–20 минутлык юл. Авыл баласы булгач, авыл хуҗалыгы минем өчен ят түгел. Күңелем кушкан, күңелем теләгән урын. Тик уку йортларын тәмамлаучылар арасында авыл хуҗалыгына килергә атлыгып торучылар күп түгел. Безнең хуҗалыкта яшьләр бар әле. Җитәкчелек тә, хисапчы да, белгечләр дә – яшьләр. Аларның күпчелеге максатчан программа нигезендә укып кайткан, – ди яшь белгеч.

Буа районындагы «Авангард» хуҗалыгы да яшь белгечләренә игътибарлы. Әйтик, 2024 елда мал табибы булып эшкә кайткан Карина Хәмидуллинага Буада фатир сатып алганнар. Фатир бәясенең ун процентын түләп, ун ел хуҗалыкта эшләгәннән соң, торак белгечнең үзенеке булачак.

 

Әлмәт районының Бишмунча авылында яшәүче Айдар Габдрахманов 2016 елда колхозга эшкә урнашкан. Ул вакытта тиешле 150 мең сумны да алган ул.

 

– Техникумны 2015 елда тәмамлаган идем. Армия хезмәтен үтәп кайткач, 2016 елда колхозга эшкә урнаштым. Шунда ук бер тапкыр 150 мең сум акча бирделәр. Аннан соң колхоз беткәч, ветеринария берләшмәсенә эшкә күчтем. Өч ел эшләү шарты белән килешү төзегәч, хезмәт хакына ай саен 7 мең сум тирәсе акча да өстәлеп барды. Дөресен әйткәндә, ул бөтенләй сизелмәде. 260 мең сумны бер тапкыр шунда ук бирсәләр, күпкә яхшырак булыр иде. Хәзер, чыннан да, 750 мең сум бирәләр икән, бик яхшы, яшьләр кызыгыр, дип уйлыйм. Тормышлары да җиңелрәк булыр иде. Бер тармактагы хезмәт хаклары районга карап та аерыла бит әле. Яхшы түләүчеләргә, әлбәттә, яшь белгечләр кайта, – ди Айдар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре