Түләүле җәй: 1 июльдән коммуналь хезмәтләргә тарифлар арта

Утлы, сулы тормыш өчен күбрәк түләргә әзер булыгыз. Бүгеннән, ягъни 1 июльдән коммуналь хезмәтләргә тарифлар арта. Илдә тарифлар уртача 11,9 процентка күтәрелсә, республика халкы өчен ул 17,5 процент тәшкил итәчәк. Коммуналь түләү кәгазьләре кайчан артып киләчәк? Газ, ут һәм су өчен түләгәндә кемнәргә ташламалар тиеш?

Белми калдык димәгез: 2025 елның 1 июленнән Татарстанда коммуналь хезмәтләргә тарифлар уртача 17,5 процентка артачак. Бу урында «уртача» дигән төшенчәгә дә ачыклык кертик. Тарифларның арту күрсәткече аерым муниципаль берәмлекләр буенча аерыла. Бу теге яки бу урында коммуналь челтәрләрнең тузуы, энергетика чималлары эшләп чыгаруга бәйле чыгымнар арту кебек күрсәткечләргә бәйле, дип аңлата белгечләр. Тарифлар артуның рәсми рәвештә расланган «мөмкин булган максималь тайпылыш» чиге дә бар. Ул 4,8 процентны тәшкил итә. Шул рәвешле 1 июльдән республикада яшәүче 1,6 миллион чамасы кеше өчен коммуналь хезмәтләргә бәяләр күп дигәндә 22,3 процентка кадәр артачак. Исемлеккә республиканың 21 шәһәре, шәһәр тибындагы 15 бистәсе һәм 7 авылы эләккән. Шул исәптән, Казан, Чаллы кебек зур шәһәрләрдә яшәүчеләргә кыйммәтрәк түләргә туры киләчәк.

Мисал өчен, башкалада 1 июльдән электр энергиясе – 19, салкын су – 17,5, су белән тәэмин итү һәм юынтык суларны агызу – 17,5, җылылык – 22,3, чүп чыгару – 8,9, кайнар су 21,6 процентка үсәчәк.

Тарифлар артуга багышланган очрашуда Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Александр Груничев бәяләр кыйммәтләнүгә китергән сәбәпләрне атаганда, шул исәптән, тармакта кадрлар кытлыгын ассызыклады.

– Бу яңа гына килеп чыккан мәсьәлә түгел, билгеле. Аны 2022 елдан бирле төрлечә хәл итәргә тырышабыз. Хезмәт хакларын күтәрү бәрабәренә дә. Безнең алда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан куелган, предприятиеләрдәге айлык акчаны райондагы уртача күрсәткечкә кадәр җиткерү бурычы тора. Әлегә моңа ирешә алмадык, – диде ул.

Тик кәефегезне төшерергә ашыкмагыз: июльдә «иске» тарифлар буенча исәп-хисап ясалган счет-фактура кәгазьләре киләчәк әле. Бәяләр 1 июльдән индексацияләнәчәк. Димәк, яңача исәпләнгән түләү кәгазьләре августта гына киләчәк.

Акчаны ничек тә янда калдыру җае турында да истә тотарга кирәк, әлбәттә. Шундый юлларның берсе – коммуналь түләүләргә субсидия рәсмиләштерү, ягъни түләгән акчаның бер өлешен кире кайтару. «Татарстанда халыкка ярдәм итү максатыннан, ташлама-субсидияләр бирү каралган. Мондый ярдәмгә социаль нормалар һәм нормативларны исәпкә алып, коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнары гомуми айлык керемнәренең 21 процентыннан артып киткән гаиләләр өмет итә ала. Субсидия рәсмиләштерү өчен яшәү урыны буенча социаль яклау бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза җибәрергә кирәк», – дип хәбәр иттеләр Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Субсидия ярты елга билгеләнә, аннары яңадан документлар тапшырырга кирәк. Акчалата ярдәмгә муниципаль яки дәүләт торагында яшәүчеләр, наем килешүе нигезендә фатир алып торучылар, торак кооперативы әгъзалары, фатир, шәхси йорт хуҗалары дәгъва кыла ала. Тагын бер шарт – торакның мәйданы. Ул билгеләнгән стандартларга туры килергә тиеш. Әлеге күрсәткечне һәр төбәк үзе билгели. Татарстанда ул бер кешегә – 40 квадрат метр, ике кешелек гаиләдә җан башына – 23 квадрат метр, өч кешелек гаиләдә исә 17 квадрат метр тәшкил итә. Дәүләттән акчалата ярдәм алганчы, керемнәрне раслап күрсәтергә туры киләчәк. Шуны истә тотыгыз: коммуналь түләүләр буенча бурычлары булганнарга субсидия бирелми.

Тарифлар күпмегә арта?

Ут өчен бер ставкалы тариф 64 тиенгә артачак һәм бер кВт/сәгате 5,73 сумга җитәчәк. Электр плитәләре белән җиһазландырылган шәһәр йортларында бер ставкалы тариф 78 тиенгә кыйммәтләнеп, бер кВт/сәгате 4,88 сум тәшкил итәчәк. Авылда яшәүчеләр өчен ул 62 тиенгә артып, бер кВт/сәгате 4,19 сум булачак.

Табигый газның бер куб. метры бәясе хәзерге 7,47 сумнан 8,41 сумга җитәчәк. Зәңгәр ягулык 94 тиенгә артачак.

Каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен:

– Көнбатыш зонада (Казан һәм республиканың 21 районы) «УК «ПЖКХ» ҖЧҖ тарифлары күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә бер кешегә – 117,70 сум, шәхси йортта яшәүчеләргә исә 127,68 сум;

– Көнчыгыш зонада (Чаллы һәм республиканың 22 районы) «Гринта» ҖЧҖ тарифлары күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә бер кешегә – 120,94 сум, шәхси йортта яшәүчеләргә исә 131,19 сум тәшкил итәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда  “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре