Түләүле юл ачылганнан соң Татарстанга килүчеләр арткан

Мәскәү – Казан түләүле юлын ачканнан бирле язгы-җәйге чорда үз машиналарына утырып Татарстанга сәфәр кылучылар саны 88 процентка арткан. “Автодор” дәүләт компаниясе матбугат хезмәте хәбәренә караганда, ел азагына кадәр республикага килүче автотуристлар саны 1 миллион чамасы тәшкил итәргә мөмкин.

Белгечләр әйтүенчә, яңа М12 юлы Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә нык этәргеч бирә. Юл ачылу белән бергә, икътисадка инвестицияләр килү хисабына яңа производстволар төзелә башлаган. Бу исә яңа эш урыннары булдыруга китерә. Моннан тыш йөк ташу күпкә отышлырак, тизрәк һәм иминрәккә әйләнгән. М-12 төбәкара элемтәләрне үстерүгә дә ярдәм итә.

Юлны төзү дәвам итә әле. Президент Владимир Путин куйган бурыч нигезендә, ул Казаннан Екатеринбургка һәм Төмәнгә кадәр озайтыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре