Россия Президенты Владимир Путин кайбер көч ведомстволары һәм дәүләт структуралары транспортында түләүле автомобиль юлларында бушлай йөрү хокукы биргән законга кул куйган. Документ хокукый актлар рәсми порталына урнаштырылган.
Закон нигезендә, Россия Кораллы көчләре, Федераль иминлек хезмәте, Росгвардия, шулай ук эчке эшләр органнары, Тикшерү комитеты, Дәүләт сагы, Президентның махсус программалары Баш идарәсе, прокуратура органнары һәм дәүләт фельдъегерлык хезмәте карамагындагы автомобильләрдә түләүле юл аша узу бушлай булачак. Тулысынча түләүле юллар аша, шулай ук юлның түләүле булган аерым өлешләре аша узуга да кагыла бу.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез