Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә үлгән кеше пенсиясенең тупланма өлешенең мирас булып торамы-юкмы икәнен аңлатканнар.
“Үлгән кешенең тупланма пенсиясе мираска кертелми. Әмма ул дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары һәм тупланма пенсия турында законнар нигезендә туганнарына күчә”, – дип аңлатып үтелгән ведомствода.
Мисал сыйфатында “Иминиятләштерелгән затларның пенсия тупланмасын хокукый дәвамчыларына түләү тәртибе” 36.21 статьясын китереп үткәннәр. Аның нигезендә, кеше тупланма пенсиясе билгеләгәнче үлгән очракта, бу акча туганнарына къчерелә. Моның өчен пенсионер үлгәннән соң алты ай эчендә дәүләт яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез