Россиядә хакимият вәкилләрен хурлаган өчен җәзаны катгыйландырырга җыеналар. Бу хакта Дәүләт Думасының Иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты башлыгы Василий Пискарев проектына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Документ Россия Җинаять кодексының 319 маддәсенә вазифаи бурычларын үтәгәндә яисә аларны үтәүгә бәйле рәвештә хакимият вәкилен ачыктан-ачык хурлаган өчен җаваплылыкка тартуны күздә тота.
Яңа нигезләмә буенча интернет яки массакүләм мәгълүмат чараларында түрәләр турында язмалар урнаштыруга кагылышлы җаваплылык турында пункт барлыкка киләчәк. Нигезләмә буенча ике елга кадәр иректән мәхрүм итү карала. Җәзалар арасында шулай ук 1 миллион сумга кадәр штраф, мәҗбүри эшләр һәм билгеле бер вазифаларда эшләү хокукыннан мәхрүм итү бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез