Газетага язылу

Түзә алмыйлар: Фирдүс Тямаев командасыннан 10 кеше киткән

Татарстанның атказанган артисты, татар эстрадасының иң танылган җырчыларыннан берсе Фирдүс Тямаев командасыннан быел 10 кеше киткән инде. Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрләрендәге сәхифәләрендә сөйләп үткән.

– Быел минем яңа команда пәйда булды. Декабрьдән бирле 10 кеше китте. Гастроль – җиңел әйбер түгел шул. Күп кеше китте. Хәзер менә – яшь егетләр һәм кызлар. Картаерга ирек бирмиләр. – дип язган Тямаев, машинасында төшерелгән видеосы астына. Машина рулендә – Тамаев белән биш ел эшләүче Инсаф исемле артист. Аның әйтүенчә, кайберәүләр уйлавынча, начар булса, артист белән шуның кадәр озак эшли алмас иде.

Күптән түгел генә Радик Шәрәфиев Тямаев командасыннан китүе турында хәбәр итте. Артист белән өч ел эшләгән ул. Радик җырчыга һөнәри үсеше һәм яңа тәҗрибәсе өчен рәхмәт белдергән. Үзе әйтүенчә, алга таба үсеш өчен киткән һәм, киләчәктә Фирдүс Тямаев проектларында катнашып, аның белән яңа җырлар чыгарачагына өметен белдергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре