Архивка кайсы очракта, ничек һәм кая мөрәҗәгать итәргә? Нинди ярдәм көтәргә? Лаеш районы Столбище авылында урнашкан Татарстан Дәүләт архивы бинасында журналистлар шушы һәм башка бик күп сорауларга җавап тапты. Анда каләм ияләре өчен махсус сәяхәт оештырылды.
Нинди бина бу?
Заманча җиһазландырылган бу бина федераль бюджет акчасына Росреестр тарафыннан төзелгән. 2021 елда сафка баскан. Әйтергә кирәк, проект буенча ул Россия Федерациясенең Идел буе округы архивларын үз эченә алырга тиеш булган. Татарстан Республикасының Архив эшләре буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, соңыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республиканыкы булып кына калган.

Архив хезмәткәрләре сүзләренә ышансак, бина искиткеч югары дәрәҗәдә уйланып төзелгән. Хәтта төртеп күрсәтерлек җитешсезлекләре дә юк, диләр. Журналистларны да шуңа ышандырдылар. Монда инде гадәттәгечә «архив тузаны» дигән сүзне һич кенә дә кулланып булмый, киресенчә, бөртеген дә таба алмассың.
Кая мөрәҗәгать итәргә?
Яңа архив бинасының Казаннан шактый ерак урнашуы халык өчен зыянлы түгел. Белгәнебезчә, 2021 елга кадәр Казанда өч архив бинасы эшләп килде. Декабристлар урамындагы 4 нче йортта урнашканы хәзер төрле оешмалардан, предприятиеләрдән документлар кабул итү белән мәшгуль. Монда документлар беренчел эшкәртелә, вакытлыча саклау бүлеге дә, документларны тузаннан арындыру, цифрлаштыру өчен җиһазлар да бар. Опись ясалгач, әлеге документлар, тартмаларга тутырылып, төп бинага юллана. Ә 8 Март урамында урнашканы исә Казан архивына бирелгән. Әмма анда бер бүлек элеккечә калган, ягъни мәсәлән, йомыш төшкәндә шушы адрес буенча килергә, кирәкле документларны соратып алдырырга, шундук уку залында танышырга да мөмкин. Кыскасы, халык моңа кадәр архивтан ничек файдаланды, шулай йөрергә мөмкинлек калдырылган. Газета-журналлар белән таншырга теләсәң генә Столбищега барырга туры киләчәк. Бу газета-журналлар таушалмасын өчен шулай эшләнә. Әлеге шартлар кайбер башка документларга да карый. Андыйлар белән күбрәк галимнәр шөгыльләнә.

Ниләр бар?
Сакчылар бүлмәсе янәшәсендә җиһазланган кабинетны Гөлнара Зәкәриевна «архив бинасының йөрәге» дип атады. Монда бина эшчәнлеген тәэмин итү, документларны тиешле шартларда тоту буенча программаны эшләтү өчен җиһазлар куелган. Ул җилләтү, электр системасын, янгын куркынычсызлыгын үз эченә ала. Бинада берәр кеше калса, я берәр хәл килеп чыкса, электрон схемалардан барысы да күренеп тора.
Татарстан Дәүләт архивына хәзерге вакытта 7 миллионнан артык саклау берәмлеге куелган. Аларның 11,9 проценты цифрлаштырылган.

– Бу миллионлаган берәмлекнең барысын да цифрлаштырырга кирәк түгел, чөнки документларның күп өлешенә ихтыяҗ юк. Фондтагы гомуми күләмнең бары тик 12,4 процентын гына цифрлаштыру сорала, – диде Гөлнара Габдрахманова.
Шуңа күрә дә ул киләсе елга масштаблы электрон конвертация туктатылачак, дип фаразлый. Әгәр дә ниндидер аерым документлар, битләр төшеп калса, Татарстан Дәүләт архивының, башка төбәкләрдән аермалы буларак, үзендә цифрлаштыру үзәге бар. «Без кәгазь документларны гына түгел, пленкадагы документларны да – кино, фото һәм видеоларны да цифрлаштырабыз», – дип өстәде Дәүләт архивы директоры Сергей Горохов бу җәһәттән.

Нәрсә белән кызыксыналар?
Бу сорауга, мөгаен, генеалогиягә кагылышлы документлар белән, дип җавап бирерләр, чөнки соңгы вакытта күпләр нәсел шәҗәрәсе төзү белән мәшгуль. Әйе, алар күп. Шулай да сан буенча икенче урында гына тора. Беренче урында – социаль-хокукый эшләргә кагылышлы запрослар.
– Бу тема буенча бер көнгә 300–400 запрос керә, – ди Гөлнара Зәкәриевна. – Нигездә кешеләр пенсия алу өчен хезмәт стажларын, хезмәт хакларының күләмен тәгаенлиләр. Ябылган предприятиеләр бөтен документларын безгә тапшырырга тиеш. Әмма, ни кызганыч, күбесе моны эшләми. Нәтиҗәдә хезмәткәрләре социаль пенсиягә генә кала. Дөрес, андыйларга башка каналлар буенча да ярдәм итәргә алынабыз. Тагын бер тәкъдимемне җиткерәм: пенсия рәсмиләштерү эшләре буенча башта Пенсия фондына мөрәҗәгать итсеннәр иде, чөнки аларның сакланылулы үз тикшерү системалары бар.

Дәүләт архивының үз журналы да бар. «Гасырлар авазы»нда гадәттә фән кандидатларының, докторларның эшләре басыла. Елына уртача 4–5 китап чыгарырга да өлгерәләр. Соңгысы – ТАССРның 100 еллыгына багышланган китапларның 3 нче томы һәм шул чордагы фотосурәтләр белән альбом.
– Казан һәм Яшел Үзәннән кала Татарстанда тагын дүрт шәһәрнең «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме алырга теләге бар. Без шул җәһәттән мәгълүматлар туплыйбыз һәм китап итеп чыгарырга җыенабыз, – диде Гөлнара Зәкәриевна. – Соңгы арада дөнья күргән «Губернатор сарае тарихы» китабы да бик кызыклы. БРИКС үткәрелгәндә дә аның белән кызыксынучылар күп булды. Мәгълүматларны бөтен Россия буенча туплыйбыз. Үзбәкстанда яшәүче татарлар турында да китап нәшер иттек. Хәзер инде Казахстаннан, Төрекмәнстаннан шундый идея белән чыктылар. Бу китаплар фәнни телдә түгел, бик укылышлы. Элек рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгәнгә, мин тел мәсьәләсенә бик җитди карыйм.
Архивта Татарстанда туган, яшәгән атказанган шәхесләрнең коллекцияләрен җыю белән дә мәшгульләр. Без килгәндә медицина докторы, гинеколог Викторин Груздевның күргәзмәсе ясалган иде. Ул һәр авыруның тарихын үз куллары белән язган. Барысы да китап итеп тупланган. Хәзерге вакытта архивта Татарстан генераллары язмышы белән кызыксыналар. Бу җәһәттән Мәскәүдәге Генераллар клубы белән тыгыз элемтәдә торалар.

Архивта төрле белгечләр эшли. Арада 4–5 тел белгән галимнәр дә, социаль приюттан килгән инвалидлар да бар.
– Без мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә җәлеп итә алдык. Бүген архивта шундый 16 кеше эшли. Күбесе чистарту эшләре белән шөгыльләнә. Шундый мөлаем, киң күңеллеләр. Алар килгәч, хәтта коллективтагы мөнәсәбәтләр дә үзгәреп китте. Ничектер, тормышның безгә моңарчы билгеле булмаган яклары да бар икәнлеген аңладык кебек, – ди Гөлнара Габдрахманова.
Комитет җитәкчесе әйтүенчә, Татарстан Республикасы Дәүләт архивы үзенең 6 катта урнашкан саклау урыннарында тагын 42 ел документлар кабул итә ала әле. Димәк, рәхәтләнеп, заманча эшләргә мөмкинлек зур дигән сүз бу.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез