«ТВ БРИКС» генераль директоры: «ТР матбугаты белән хезмәттәшлек итү безнең өчен мөһим»

Татарстан матбугаты белән хезмәттәшлек итү стратегик әһәмияткә ия. «ТВ БРИКС» генераль директоры Жанна Толстикова журналистларга шулай дип белдерде. «KazanForum» кысасында ТВ БРИКС халыкара телевизион челтәрен тәкъдим итү булды.

Жанна Толстикова сүзләренчә, Татарстан матбугаты белән хезмәттәшлек итү республикадагы яңалыклардан хәбәрдар булырга һәм бу яңалыкларны башка илләргә дә тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. «Моның ярдәмендә без Россияне күпконфессияле, күпмилләтле, төрле илләр белән аралашуга ачык булучы ил буларак күрсәтә алабыз, – диде Жанна Толстикова. – Россия БРИКСта рәислек иткән елда Татарстан илнең мөһим дипломатик үзәгенә әвереләчәк. БРИКС уеннары, саммит көтелә. Без мондый мөһим чаралар вакытында мәгълүмати ярдәм күрсәтергә әзер».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре