Россиядә психолог һәм психотерапевтларга мөрәҗәгать итүчеләр саны 7 тапкыр арткан. 2022 елгы статистик саннар шул хакта сөйли. Сентябрь – октябрь айларында моң-зарларын белгечләр белән уртаклашучылар аеруча күп булган.
Кемгә нинди ярдәм кирәк?
Бер яктан, бу аңлашыла да инде. Көз айларында халыкта киеренкелек хисе чиктән ашкан иде бит. Ярдәм сорап белгечкә мөрәҗәгать итүчеләрнең 82 проценты хатын-кызлар булган. 26–25 яшьтәгеләр өлешенә психологик консультацияләрнең 53 проценты туры килгән. Тагын 17 проценты 18–25 яшьлекләр өлешенә карый.
Сораштыруны оештырган төркемнең мәгълүматларына караганда, яшьләр психологларга үзләрен табу, карьера, үсеш, гаилә һәм яшькә бәйле кризисны җиңүдә ярдәм сорап килә. Өлкәнрәкләрне исә психосоматик проблемалар, бала һәм ата-ана мөнәсәбәтләре, эштән арулар борчый.
Өлкән буынның исә зарланырга вакыты юк. Белгечләр әйтүенчә, алар хезмәт, спорт, физик активлык бәрабәренә эмоцияләрен җиңәргә өйрәнгән. Әмма проблемаларны хәл итмичә, аннан качарга омтылу хәерлегә илтмәскә дә мөмкин. Еш кына бу тормыштан ямь тапмау, тулы канлы тормыш белән яшәмәү, элеккеге активлык югалуга да китерә, дип кисәтә белгечләр.
Белгечләр психологка килүчеләрне дүрт төркемгә бүлеп карый. Беренче төркемне рухи сораулар кызыксындыра. Икенче төркемгә караганнарны шәхси, гаилә сораулары, төрле низаглар һәм аңлашылмаучанлыклар борчый. Өченче төркем – карьерасы өчен кайгыручылар, бу җәһәттән үзләрен эзләүчеләр. Дүртенчеләр исә – психосоматик тайпылышлардан арынырга теләүчеләр.
Мөрәҗәгать итәләрме?
Психологик ярдәм сораучыларның артуын практик психолог Зөһрә Кәримова да сизгән.
– Күп кешеләр психологка йөри башлады. Әлбәттә, аларның безгә китергән сәбәпләре дә төрле. Иң еш очрый торганнары – курку, борчылу, балачак травмалары. Мин хатын-кызлар белән үз-үзеңне табу, акча эшләү, үз эшеңне башлау кебек темаларга эшлим. Шулай ук хезмәт урыныннан ару, төшенкелек, хәзерге тормышларыннан канәгать булмаган очраклар да була, – ди ул. – Хәзер бит һәр кешенең үз психологы бар. Бу – үзенә күрә бер тренд та. Бер яктан, бу начар нәрсә дә түгел. Икенче яктан карасаң, кешеләр артык тирәнгә керүдән курка. Шуңа күрә аларның психологка мөрәҗәгать итүләре дә ярты юлда төгәлләнми кала. Ил-көндәге вазгыять тә күпләргә йогынты ясый. Тынычлык таба алмаучылар күп.
– 2018 елдан бирле психолог булып эшлим. Хәзер психологларга мөрәҗәгать итүчеләр чыннан да күп. Нинди сораулар белән киләләр дигәннән, алар әллә ни үзгәрми: шәхси чикләр кую, «юк» дияргә өйрәнү, үзеңне беренче урынга чыгару, ышаныч арттыру. Менә-менә килеп чыккан ихтыяҗларның берсе – үзеңне эзләү. Күпләр рухи яктан үзләренең кем булуын аңларга тели, үз миссияләрен эзли. Хәзер бит үзеңә эшләү, үзмәшгульлек популяр. Психологларга һәр икенче кеше балачак травмаларыннан зарланып килә, – ди психология фәннәре магистры Чулпан Нигъмәтҗанова.
Ни өчен зарларны психологка сөйләү популярлашты соң? Бу мода артыннан куумы, әллә инде замана таләбеме? Кешенең эч-серләре белән бүлешерлек кешеләре юкмы әллә? Болар да сәбәпләр рәтендә торадыр, билгеле.
Психолог Николай Литвинов әйтүенчә, элегрәк стресс күрсәткече хәзерге заман кешесенеке кебек үк югары булмаган.
– Бердән, кешенең төп ихтыяҗлары канәгатьләндерелгән иде. Әйтик, дәүләт биргән йорт-җире бар, кечкенәме-зурмы – мөһим түгел. Түбәсез калу куркынычы янамый. Эш белән дә тәэмин итеп торучы дәүләте бар. Даими тотрыклы керем килеп тора. Кешеләр куркыныч тоеп яшәмәгән, – ди белгеч. – Икенче сәбәп – медиамохиттәге негативның күплеге. Позитив һәм ышаныч тудыра торган яңалыклар юк. Стресс дәрәҗәсенең түбән булуы киләчәккә ышанычтан да килә иде. Бу психологларга ихтыяҗны бермә-бер киметә. Хәзер психологлар күп булганга күрә психологларга йөрүчеләр дә күп, диләр. Бу дөрес үк түгел инде. Ихтыяҗ һәм сорау булганда тәкъдим дә бар. Хәзер психологлар хәл итә торган проблемалар исемлеге дә зуррак.
СҮЗ УҢАЕННАН
Ни гаҗәп, Россиядә әлегә кадәр психологик ярдәм турында Федераль закон юк. Гәрчә халык турында кайгыртучылар бу хакта өч дистә еллап сөйләп торса да. Менә, ниһаять, сәгате суккан бугай. Россиядә психологик ярдәм турында закон кабул итәргә вакыт, дип саный Дәүләт Думасы депутатлары. Аңлатуларына караганда, хәзер бу аеруча әһәмиятле, чөнки җәмгыятьтә борчу-депрессия халәтләре артканнан-арта бара.
Бу җәһәттән депутатлар закон проектын әзерли. Шулай итеп, илдә психологларның профессиональ хезмәтен булдырмагайлары. Ул хезмәт аеруча яшьләр һәм балалар белән эшләүгә йөз тотачак. Әлбәттә, башкалар да файдалана алачак.
ПСИХОЛОГКА ИҢ ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
- «Кызыклы шәхес буласым килә, әмма моның өчен берни эшләмим. Ни эшләргә?»
- «Фикеремне белдерергә куркам, каршы килерләр төсле. Куркуны ничек җиңәргә?»
- «Тормышта максатым юк. Мин нәрсә телим икән?»
- «Үземне мактаганнарын кабул итә алмыйм. Мин ни өчен шундый?»
- «Ялкаулыкны ничек җиңәргә?»
- «Күңелем тынычлык таба алмый. Үз-үземә ничек булышырга?»
- «Телефонга бәйлелекне ничек җиңәргә?»
Чулпан Гарифуллина
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез